Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин елыйм...» - шагыйрә Лилия Сәлахетдинова кешелексезлеккә тап булган

Шагыйрә Лилия Сәлахетдиновага бер инстачы йөзенең ямьсез, бетчәле булуы турында комментарий калдырган. Лилия әлеге кешегә инстаграм сәхифәсендә пост белән җавап кайтара.

news_top_970_100
«Мин елыйм...» - шагыйрә Лилия Сәлахетдинова кешелексезлеккә тап булган
https://www.instagram.com/liliyatimergal/

«Кешеләр, акыллырак булыгыз. Сез ни өчен үзегезне үзегез оятка калдырасыз? Юк, дусларым, мин сезгә түгел, ә үземә: «Сезнең йөзегез куркыныч, фу бетчәләр, сезгә дәваланырга кирәк» дип язган кешегә мөрәҗәгать итәм. 

Сез, чыннан да, мин әлеге бетчәләремне күрмим дип уйлыйсызмы? Аларның каян килгәнен сөйлимме соң? 

2000 елда «Мин автор» фестивале узды. Мин анда, әбиемнең портретын ясап, лауреат исемен яуладым. Бүләкләү тантанасы Яшел Үзән шәһәрендә үтте. Бәйрәмнән соң өйгә кайтып барганда, безнең машина йөртүчебезне документларын тикшерер өчен полиция хезмәткәре туктатты. Шул рәвешле, Яшел Үзәннән Буага кадәрле сәгать ярымлык юл билгесез сәгатькә сузылды. Чөнки ул көнне дә, бүгенге кебек, кешелексезлек белән очраштым. Полиция хезмәткәрен машинада ике балигъ булмаган бала утыруы һәм машинаның җылыткычы эшләмәве бөтенләй борчымады. Өйгә кайту белән мин бронхит белән авырдым. Аның нәтиҗәсендә битемдә шушы бетчәләр калды.  

Беләсезме, мин алардан оялмыйм. Алар миңа гомеремнең бер мизгелен хәтеремдә сакларга ярдәм итә. Кайчандыр әни булуым һәм оҗмахта улым белән очрашачагымны исемә төшереп торучы кесарев кисеме җөе кебек», — дип язган ул.

Инстаграм дуслары бу кешенең мәрхәмәтсез булуына шаккаткан. Алар шагыйрәнең эчке дөньясының искиткеч матур булуы турында комментарийлар калдырып, юк-бар сүзләргә күңелен төшермәскә кушканнар.

«Лилия, сездән нур сибелә. Күпме сезне күзәтеп барам, бер тапкыр да битегезгә күзем төшкәне булмады. Уңышлар сезгә»;

«Лилия, ул начар язучылар киләчәктә дә булачак, бер дә игътибар итмә син аларга. Күңеле пычрак кешеләр кешене түбәнсетеп тәм табалар. Син бит якты йолдыз кебек, күңелең чиста. Көнләшәләр дә инде. Югалып калмагансың, молодец. Начар итеп язучылар меңгә бер генә ул, аларга җавап биреп тә торма, алардан өстен ич син»

«Мин елыйм… кешенең (әгәр дә аны шулай атап булса) йөрәксезлегеннән елыйм…»», — дип язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100