news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мин елмайсам да – күңелем елый, концерт куясым килми»: Ильмира Нәгыймова авырый

news_top
«Мин елмайсам да – күңелем елый, концерт куясым килми»: Ильмира Нәгыймова авырый
Фото: Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Ильмира Нәгыймова концерт турын кичектереп кенә калмаган, ә гамәлдән чыгарган. Хәзерге вакытта ул авырый, температурасы күтәрелгән.

Ул телеграм-каналда тамашачыларына мөрәҗәгать итте:

«Турны кичектердем. Борын тыгылган, тамак авырта. 10 көннән артык шулай. Ярты тәүлек йоклыйм, уяна алмыйм. Җырларга тавыш юк, көчле ютәл. Концертларны күчерергә түгел, ә бөтенләй куймаска булдым. Стресс, югалту ачысы. Бу – энемне югалтудан башланды. Мин елмайсам да, күңелем елый. Мин игътибарымны башкага да юнәлтергә тырышып карыйм. Әмма...

Әлегә концерт куясым килми. Айга 1 көн генә калдырдым. Декабрьдә концертлар булыр, дип уйлыйм. Яңа көч белән фервальдән башлыйм. Чаллы, Мәскәү, Казан концертлары барысы да була. Анда вакыт та узар, көч тә җыярмын. Концерт булмаячагын белмичә килүчеләр алдында гафу үтенәм. Социаль челтәрләрдә хәбәр иткән идек инде», – дип сөйләде җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар