"Мин дә синең белән керер идем". Айсылу Габдинованың чишенеп төшкән фотосы инстачыларның йокысын качырган
"Мин дә синең белән керер идем". Айсылу Габдинованың чишенеп төшкән фотосы инстачыларның йокысын качырган
Җырчы Айсылу Габдинова фотолары белән шаккаттыруын дәвам итә. Инстаграмга кыш уртасында су кергән фотосын куйган һәм "Йөрәк кайнар, баш салкын булсын! Тыныч йокы!" - дип теләгән.
Мондый фото күргәч, инстачыларның йокысы качкан. Берсе "балам, тагын ниләр эшлисең инде" дип кайгырса, икенчесе җырчы белән су керергә хыяллана, өченчесе лайклар рекордчысы итеп күрә. Шулай ук җырчының зифа буй-сынына да сокланалар һәм "салкын тидерә күрмә", - дип тә кисәтәләр.
Айсылуның ике аягын ике якка сузып, нәкъ гимнасткаларча шпагатка төшкән фотосы инстачыларны шаккаттыруы турында язган идек инде.