Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мин дә шулай телим!" Айгөл Бариева көн саен пляжга йөрүче 98 яшьлек хатын-кызны күрсәтте

"Мин дә шулай телим!" Айгөл Бариева көн саен пляжга йөрүче 98 яшьлек хатын-кызны күрсәтте

news_top_970_100
"Мин дә шулай телим!" Айгөл Бариева көн саен пляжга йөрүче 98 яшьлек  хатын-кызны күрсәтте
Җырчы Айгөл Бариева инстаграмда бер сәяхәтеннән хәтирәсе белән уртаклашкан:

"Бу 2018 елның февраль ае. Без Мексикада ял иттек һәм көн саен, пляжда ятып, аны күзәтә идек. Аңа 98 яшь. Ләкин мин аны әби дия алмыйм. Бу өлкән яшьтәге ханым көн саен иртән һәм кич, гәүдәсен туры тотып, җитез атлап, нык басып, башын югары күтәреп, елмаеп яр буеннан безнең яннан үтә иде дә, еракка-еракка китә иде. Көн саен ул километрлар йөри иде. Беркемне дә өйрәтмичә, "акыллы" киңәшләр бирмичә, берәүгә дә кагылмыйча, тимичә, ул үзенең шәхси үрнәгендә барыбызга да, бернигә дә карамастан, хәтта яшькә дә карамастан тормышның дәвам итүен күрсәтә иде. 

Ул тормышка шатлана иде, үзенең йөри, елмая алуына сөенә иде. Аның югары күтәрелгән башы һәм нык адымнары аша миңа да халәте күчә иде: ул бит картлыгы турында бөтенләй уйламый, яше узганын уйламый, купальниктан йөрергә ярамыйдыр дип уйламый. Ул тагын шуның кадәр яшәргә җыена диярсең. 

Аңа карап, мин көн саен энергия, позитив ала идем, көн саен иҗат итәргә һәм яшәргә көч ала идем. Мин пляжда кояшта ятуымнан хәтта ояла идем - ә ул бит җитез атлап яр буйлап йөри. Андый кешеләргә афәрин! Сокланам андыйларга, аларга охшарга тырышам. Алар бары тик яши, берәүне дә өйрәтми, комментарийлар бирми, төрттерми. Алар шатлык, яктылык, мәхәббәт өләшә. Мин дә шулай телим!" - дип язган Айгөл Бариева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100