news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мин бу мизгелне бик озак көттем» – Рината Тэй сөенечле яңалыгы турында

news_top
«Мин бу мизгелне бик озак көттем» – Рината Тэй сөенечле яңалыгы турында
Фото: Рината Тэйның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы социаль челтәрләрдә берара югалып торганнан соң, виртуаль дусларын сөендереп, янәдән пәйдә булган һәм шатлыклы хәбәре белән уртаклашкан.

«Социаль челтәрләрдән мин озак кына югалып тордым һәм юкка гына да түгел. Уйлаганнарымны чынга ашыру өчен, бу арада бик күп фикер-максатлар, планнар белән янып йөрдем... Бүген мин бер яңалыгым белән уртаклашырга әзер. Бу хәл булсын өчен 4 ел вакыт узарга тиеш булган икән...

Кичә «Югалма» җырына, ниһаять, клип төшердек. «Мин бик шат», – дип әйтү генә – берни дә әйтмәгән төсле... Әйе, мин бу мизгелне бик озак, сабыр гына көттем. Һәр нәрсәнең үз вакыты булуына тагын бер кат инандым», – дип язган Рината.

Фотолар: Рината Тэйның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар