Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин бик тә чибәр. Үлеш»: Асаеваның үз-үзенә соклануын «яшерен камера» төшереп торган

news_top_970_100
«Мин бик тә чибәр. Үлеш»: Асаеваның үз-үзенә соклануын «яшерен камера» төшереп торган

Гөлназ Асаева – татар сәхнәсендә үзенең эмоциональлеге, чибәрлеге, тавышы белән үз-үзенә тартып тора торган яшь җырчы. Социаль челтәрдә дә ул хисчән булуы белән тамашачыларының игътибарын җәлеп итеп кенә тора. Шушы көннәрдә Асаева кызыклы гына видеоларын күрсәтте.

Аның концертлары арасында буш вакытын ничек уздыруын «яшерен камера» төшерә башлаган. Ул төшергән күренешләрдә Гөлназның гади, шул ук вакытта үтә дә нәзберек кеше булуы аңлашыла.

Видеоларның берсендә Гөлназ бизәнә һәм көзге каршында үзалдына сөйләнә. Янында аның ярдәмчесе Рената да бар.

Гөлназ үзе турында түбәндәгечә сөйли:

Мин керфекләрсез дә матур. Рената?

Матур, әлбәттә.

Бу «стрелка»лар чыннан да бик төгәл… Юк, керфекләр алар чыннан да шәп эффект бирә... Мин бик тә чибәр. Үлеш... Әлбәттә, ярата мине Вилдан.

Башкалар да ярата.

Башкалар кирәкми миңа. Миңа Вилдан бик нык… кирәк.

Мин картайганмын, Рената. Күрәсеңме? Күз төпләре кипшереп киткәнме шунда? Син бүген минем сәхифәмдә сторислар чыгара аласыңмы? Теге приколны төшерәбезме соң? Бу бетчәләр мине туйдырды.

Шушы әңгәдәдән соң бүлмәгә кемдер керә һәм камераның төшереп торуын күреп ала. Гөлназ Асаева да: «Син видео төшерәсеңме әллә?» – дип гаҗәпкә кала. Тик шулай да боларның барысын да барча халыкка күрсәтергә булганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100