«Мин бик тә бәхетле, иркәм, синең назлы кочакта» – Зәрина Асылкаевадан яңа җыр
Яшь җырчы Зәрина Асылкаевадан «Алтын алка» чыкты. Мәхәббәт турындагы клипта егетнең – кызга, кияүнең – кәләшкә, әни кешенең – кызына, әти кешенең кызына алка бүләк иткән мизгелләре бар.
Җырның авторлары – Гөлфия Шакирова һәм Илназар.
«Алтын алка, алтын алка,
Калдырма мине ятка.
Мин бик тә бәхетле, иркәм,
Синең назлы кочакта...» дигән юллар бар җырда.