
Татар эстрадасының яшь җырчысы Марат Яруллин авырып киткән һәм тавышын югалткан. Шул сәбәпле, 16 апрельдән 21 апрельгә кадәр Чистайда һәм Башкортстан якларында булырга тиешле концертларын күчерергә мәҗбүр. Бу хакта социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.
«Дуслар, хәерле көн. Кызганычка, мин чирләдем. Кичә хастаханәдә булдым, алар миңа дәвалау һәм дарулар яздылар. Миңа җырларга гына түгел, гомумән сөйләшергә ярамый. Әгәр дә җырласам, бөтенләй тавышсыз калу куркынычы бар. Миңа бик авыр, команда белән бер фикергә – күчерергә дигән фикергә килдек. Мин бернишли алмыйм, тере тавышка җырлыйм, фонограммага җырлап йөри алмыйм. Мине гафу итүегезне һәм аңлавыгызны сорыйм. Сәламәт булыгыз, үзегезне саклагыз!» – дип мөрәҗәгать итте ул тамашачыларына.
Билетлар үз көчендә кала, концертлар май аена күчерелә, көннәре хакында хәбәр ителәчәк.
Җырчының фанатлары, тамашачылары борчуга калган, даруларын вакытында эчәргә һәм тиз арада савыгып сәхнәгә чугуын көтүләре турында язалар.