Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мин берәр кайчан үләрмен яки авырырмын дигән уйлардан ничек котылырга?

Сорауга Татарстанның атказанган табибы, психотерапевт Гомәр Зыятдинов җавап бирә.

news_top_970_100
Мин берәр кайчан үләрмен яки авырырмын дигән уйлардан ничек котылырга?
– Мин рак белән авырудан куркам, үземнең якыннарым өчен куркам. Әлеге уйлар миңа яшәргә дә комачаулый. Бу курку гына түгел, кайчак паникага биреләм. 7 ел элек ашказаны асты бисте яман шешеннән әтием вафатыннан соң, үз-үземә урын таба алмыйм.

Психотерапевт Гомәр Зыятдинов: - Иң данлыклы психотерапевт Зигмунд Фрейд эч пошуны иң мөһим проблема дип атаган. Ул эч пошу буенча күп хезмәтләр язган. Эч пошу – ул аңламый торган курку. Шул аңламый торган куркуга төрле проблемалар берегеп үсә башлый. Кайбер кеше стресс кичерә, икенче берәүнең туганы яман шештән үлә һәм шул куркуны үзенә күчерә башлый. Йә кеше тотлыгып сөйләшә башлый. Шуңа күрә, беренче чиратта куркуның сәбәбен эзләргә кирәк. Кешенең эчке ресурсларын ныгытырга, үз-үзенә ышаныч булдырырга кирәк. Бу очракта психотерапевтларның үз методикалары бар. Кеше әйтә: “Куркыныч ситуация килеп чыкты”. Бу сорау авторына шуны әйтәсем килә. 7 ел элек булган проблема инде үткән. Әгәр ул табибларда тикшерелеп, бар да әйбәт икән, үз-үзеңне куркытып ятарга кирәкми. 7 ел элек булган авыру моңарчы килеп чыгар иде инде ул. Шуның өчен кеше үзенең башында иррациональ тигез булмаган уйларын уйлый башлый. Нинди дә булса проблема булырга мөмкин икән, син аны гомер буе көтеп тор дигән сүз.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100