«Фашистлар Германиясенең һөҗүме турында ишетеп, әниләргә әйтү өчен, өйгә йөгердек»
Бөек Ватан сугышында катнашкан Комлев Алексей Николаевичка 2025 елның 2 февралендә 99 яшь тулды. Казан Кремлендә туган көне алдыннан аңа «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медален Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Казанның шәрәфле кешесе Комлев Алексей Николаевич 1926 елда Горький өлкәсенең Павловск районы Тумботино авылында күп балалы гаиләдә туа. «История от первого лица» порталында Бөек Ватан сугышы ветераны үз тормышының төрле чорлары турында сөйли.
«4 бала үстек, мин гаиләдә иң өлкәне идем. < > Сүз уңаеннан әйткәндә, Павлово шәһәре – вак һөнәрчеләр шәһәре. Анда кайчы, пәке, йозак һәм башка әйберләр ясаганнар. Ул хәзер дә бу продукцияне җитештерү белән дан тота», – дип искә ала Комлев.
Алексей Николаевич сугыш башлануын яхшы хәтерли. Ул вакытта аңа 15 яшь була.
«Без, авыл балалары, иртән үк урамга чыктык. Мин яхшы хәтерлим: көн кояшлы, җылы иде, бу 22 июнь иде. Якында гына репродуктор куелган багана бар иде. Аннан без СССРга фашистлар Германиясенең һөҗүм итүен беренче тапкыр белдек. Молотов сөйләде, минемчә. Без шундук өйләргә йөгердек һәм әти-әниләребезгә хәбәр иттек», – ди ул.
Алексей Николаевичның әтисен якынча 1 айдан фронтка чакыралар. Сугыш башлангач, бөтен илдә мобилизация була.
«Безнең лозунглар: «Ватан яки үлем», «Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!» – дип билгеләп үтә ветеран.
Аның туган авылында сугышка кадәр медицина-санитария эшләнмәләре заводы булган. Анда һөнәрчелек училищесы булдырганнар. Комлев шунда укыган. Училищедан соң, ул 1942-1943 елларда эшли. 1943нең ноябрендә Кызыл Армиягә чакыру турында повестка килә.
«Мин Түбән Новгород өлкәсенең Богородск шәһәрендә беренче укыту танк батальоны курсанты булдым. 1 ел укыдым, мине «Т-34» ремонтына өйрәттеләр. Мин бик яхшы белгән легендар танкыбыз», – дип ачыклык кертте Алексей Николаевич «Татар-информ»га.
«Сугыштан соң төзек булмаган, янган, җимерелгән танкларны эвакуацияләгәннәр»
Богородскида танк ремонтлау заводы булдырыла. Анда Алексей Комлевны курсант итеп алалар. Ул ватык, җимерелгән һәм янган танкларны торгызу белән шөгыльләнә.
«Хәтерлим әле, без, комбинезоннар киеп, үзебез пычранып беткән, төнге практикадан соң Богородск шәһәре буйлап барабыз һәм «Вставай, страна огромная, вставай на смертный бой с фашистской силой темною, с проклятою ордой!» – дип җырлыйбыз. Кешеләр тротуарда, юлларда туктыйлар, күз яшьләре ага. Миңа бәхет елмайды: мин – бәхетле кеше. Хәтта 1944 елда да (ә Богородск шәһәре – Тумботинодан 80 километр ераклыкта) минем янга әни, әти килде. Күчтәнәчләр: йомырка, кабартма, тәмәке алып киләләр. Мин тәмәкене иптәшләргә бирә идем, үзем гомеремдә дә тәмәке тартмадым, тәмәке тартмый торган кеше мин», – ди Комлев.
1944 ел, ноябрь. «Безне, курсларны бетергәннәрне, фронтка җибәрәләр. Безгә яңа шинель, бүрек, каеш бирделәр, котелок, фляга, коры паек бирделәр, тимер юл эшелоннарына төяделәр һәм фронтка җибәрделәр», – дип, истәлекләре белән уртаклаша Алексей Николаевич.
Алексей Николаевич Шәүләйне азат итүдә катнаша. «Хәтерлим: без әле генә безнең гаскәрләр тарафыннан азат ителгән Шәүләй шәһәренә киләбез. Тирә-якта – янгын эзләре, ташланган техника эзләре. Һәм мине Шәүләйдә 78017нче хәрби частька җибәрделәр. Бу – хәрәкәттәге танк ремонтлау батальоны», – дип сөйли Комлев.
Бер өлеше урманлы урында чатырлар астында урнашкан була. «Без сугыштан соң ватык, янган, җимерелгән танкларны эвакуацияләдек. Нәрсәне торгызырга була, без шушы чатыр астында торгыздык. Бу – бик зур эш иде. Бу часть – хәрби иде, ул хәрәкәттә иде, без двигательләрне, тапшыру тартмаларын, трансмиссион агрегатларны алыштырдык. Без катлаулырак эшләр дә башкардык. Танклар комплектлаштыруга бара һәм фронтка җибәрелә. 1 атна эчендә танк ремонтланып чыга иде», – дип аңлата Комлев.
Ветеран сүзләренчә, ул вакытта ул «Ватан өчен, Сталин өчен!» дип кычкырып атакаларга йөрмәгән, аның солдат хезмәте тыйнак, сизелер-сизелмәс кенә, ләкин бик кирәкле булган.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Өлкән буын ветераннары алдында баш иям»
Алексей Николаевич Җиңү көнен Балтыйк буенда каршылаган.
«Шатлык, һичшиксез, күп булды. Офицерлар Җиңү көнен үзләренчә билгеләп үттеләр, без, солдатлар – үзебезчә, әмма шатлык бик күп иде. Сугыш бетте. Без – яшь фронтовиклар. Мин өлкән буын ветераннарына баш иям. Сугышның бөтен авырлыгын алар үз җилкәләрендә күтәреп чыктылар. Чөнки 41нче, 42нче, 43нче еллар – Мәскәү янындагы сугышлар да, Сталинград сугышы да, Курск дугасындагы сугыш та. Без – яшь буын ветераннары, без исән, без бәхетле, без шатланабыз. Ә беренче көннәрдән үк сугышта булган ветераннар юк», – ди Комлев.
Ул, хәрби часть составында, сугыштан соң, 2 ай Балтыйк буенда була, ә аннары приказ белән Япония белән сугышка, Ерак Көнчыгышка җибәрелә. Июль аенда солдатларны эшелоннарга төйиләр.
«Без көнчыгышка барганда, Япония белән сугыш тәмамланды диярлек. Ул нибары 1 ай дәвам итте. 8 август – сугыш башланды, ә 9 сентябрьдә без мактаулы миллионлы Квантун армиясен тар-мар иттек. Безнең часть сугыштан соң Көньяк Сахалинга билгеләнде», – дип сөйли Комлев.
Аның истәлекләренә караганда, Биробиджаннан сугышчыларны Владивостокка китергәннәр һәм зур океан пароходында Көньяк Сахалинга, Долинск шәһәренә озатканнар.
«Һәм безнең часть, менә бу 78017нче хәрби часть, 119нчы күчмә бронетанк ремонтлау заводына үзгәртеп корыла. Мин 6 ел «срочный» хезмәт уздым. Кече сержанттан алып старшинага кадәр барлык хәрби званиеләрне үттем», – дип сөйли Комлев.
1949 елда эштән китү турындагы приказдан соң, Комлевка сроктан тыш хезмәттә калырга тәкъдим итәләр.
«Командир әйтә: «Сроктан тыш хезмәттә кал, кадрлар юк. Син кырыс хәрби хезмәт мәктәбен уздың», – ди, – дип ачыклык кертте Комлев «Татар-информ»га.
Шулай ук Алексей Николаевичка совет гаскәрләре төркемендә 7 ел Германиядә хезмәт итәргә туры килгән.
Бөек Ватан сугышы ветераны шулай ук 1953 елның язында Сталинның ничек үлгәнен яхшы хәтерли.
«Безне яңа төзелгән клубка чакырдылар. Дөресен генә әйткәндә, безнең күзләребез яшь белән тулды. Күңелсез булды. Сталинны күмү билгеләп үтелде. Миңа Көньяк Сахалиннан беренче тапкыр ял бирелде, бу – 10 елдан соң. Мин инде 10 елдан соң туган ягыма, гаиләмә кайтам һәм яңадан Сахалинга китәм», – ди Комлев.

Фото: © «Татар-информ»
«Яшь буынның сугыш турында онытмауларын телим, бу – безнең изге Җиңүебез»
1953 елның көзендә Алексей Николаевич лейтенант дәрәҗәсендә Казанга Үзәк бронетанк курсларына җибәрелә. Курслардан соң аңа капитан вазифасында калырга тәкъдим итәләр. Ул риза була, бу – хәлиткеч карар була. 20 елдан артык Комлев Казан югары команда танк училищесы студентларына строй әзерлеге һәм тормыш иминлеге нигезләрен укыта.
«Мин Татарстанга Сахалиннан яшь хатыным белән 1953 елда Үзәк бронетанк курсларына килдем. Мин – үзебезнең училище ветераны, бу училищены минем улым һәм оныгым тәмамлады, без – танкистлар. Мин бронетанк гаскәрләрендә хезмәт иттем һәм үз белгечлегем белән горурланам», – дип билгеләп үтте Комлев «Татар-информ» күзәтүчесе белән әңгәмәдә.
Хәзер Алексей Николаевич тол калган, яраткан хатыны белән 58 ел яшәгән, кызы һәм улы, оныклары, оныкчыгы бар. Аның улы – кадровой офицер, Түбән Новгород өлкәсендә яши. Оныгы да Казан танк югары хәрби училищесын тәмамлаган, полициядә хезмәт итә.
«Яшь буынның сугыш турында онытмауларын телим, бу – безнең изге Җиңүебез. Бу ел – тарихи ел», – диде Алексей Николаевич.
Ветеран безнең илдә барган сәяси вакыйгаларны игътибар белән күзәтә.
«Телевизордан карыйм һәм һәрвакыт безнең солдатларның батырлыгын бәялим. Безнең эш – хак, дошман тар-мар ителәчәк, Җиңү безнең кулда булачак», – дип йомгаклады Алексей Комлев.
Алексей Николаевич – бик ачык, дустанә һәм аралашучан кеше. Актив тормыш рәвеше алып барырга тырыша, балык тоту белән мавыга, гөмбә җыярга ярата. Җәй көне туган ягына – Түбән Новгород өлкәсенә китә.
Ветеран «Кызыл Йолдыз» ордены, I дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены, «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен», «Сугышчан казанышлары өчен» медальләре, юбилей бүләкләре белән бүләкләнгән.
«Татар-информ»нан Наталья Рыбакова язмасы тәрҗемә ителде