«Мин башлыйм, Ариана дәвам итә» – Гүзәл Уразовадан караган саен карыйсы килә торган видео
Гүзәл Уразова социаль челтәрләргә караган саен карыйсы килә торган видео урнаштырды. Аларның төпчекләре Ариана әнисенең бөтен җырларын диярлек яттан белә икән. Кечкенә артист үзенең осталыгын әнисенең барлык язылучыларына да күрсәтергә булган. Роликта Гүзәл Уразова үзенең популяр җырларын башлый, ә Ариана дәвам итә.
Гүзәл Уразова сер итеп кенә әйтте – аларның Казандагы бөтен концертларында Ариана да катнашырга җыена. Нәни артист әнисенә сәхнәдә бергәләп җырларга сүз бирә.