Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин баламны югалтырга теләмим» дигән хат калдырып, ир бәләкәй кызын атып үтергән

news_top_970_100
«Мин баламны югалтырга теләмим» дигән хат калдырып, ир бәләкәй кызын атып үтергән

«Комсомольская правда» Мәскәү өлкәсе Пушкин шәһәрендәге фаҗига турында яза. 14 июльдә 38 яшьлек айтишник Роман Глушаков 4 яшьлек кызын үтерә һәм үзенә кул сала.

Хатыны Екатерина соңгы вакытта иреннән аерым яши – шушы ук подъездда фатирны арендага ала. Эштән кайткач, ул баласы янына керә.

Ир хатынын да үтермәкче була, әмма Екатерина чыгып йөгерә, аны күршеләре яшереп алып кала. Ир аны яралап өлгерә. Аннары Роман үзенә кул сала. Ул, бу адымга барыр алдыннан, хат язып калдырган була.

Роман анда хатынына дәгъваларын язган. Ир белән хатын аерылышу чигендә яшәгән, Екатерина аерылышачагы турында әйтә. Глушаков кызы белән аерым яши алуын күтәрә алмаячагын әйтә. «Мин баламны югалтырга теләмим», – дип яза ир.

Ир сәгатьләр буенча компьютер уеннырында атып уйнарга яраткан.

Роман кызын теркәлгән ау мылтыгыннан атып үтергән. Ир бу карарга озак вакытлар нәтиҗәсендә килгән булса кирәк, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Ул корал сатып алган, әзерләнгән. Психологлар әйтүенчә, мондый гамәлгә психикасында тайпылышлар булган кешеләр бара.

Гаилә 20 катлы элиталы йортта яшәгән. Алар Екатерина авырлы чакта бу фатирны сатып алган. Бай яшәгәннәр, ир кыйммәтле автомобильдә йөргән.

Күршеләре аларның башта гел бергә булуларын, соңыннан Романның кызы белән аерым гына йөрүен күрә. Кызы янында тавышланып уйнасалар, кисәтү ясаган. Читтән сабыр кеше тоелса да, кызы янында шундый реакция күрсәткән. Шул ук вакытта кызына озаклап-озаклап нотык укырга яраткан (кызга 4 яшь).

Ирнең социаль челтәрдәге соңгы постында – хатыны һәм кызы белән бергә төшкән фото.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100