Альбина балалар йортында тәрбияләнде. Үзен хәтерли башлаганнан бирле аның янында үзе кебек үк балалар һәм тәрбиячеләр булды. Тормышы җиңел булмады, үз-үзен дә, кечкенәләрне дә якларга өйрәнде. Альбина бик гадел кеше иде, көчсезләрне җәберләгәннәренә түзә алмады. Кайвакыт үзенә дә эләкте, тик еламады, бирешмәде, чөнки дөреслек һәм гаделлек өчен газап кичерүен аңлый иде.
Аңа 18 яшь тулуга детдомнан чыгардылар, мөстәкыйль тормыш башланды. Әле ярый пешекче һөнәренә укыган иде, кыз берничә ай кафеда пешекче ярдәмчесе булып эшләде. Тулай торакта бер бүлмә бирделәр, тик ул бүлмәгә күз төшерү дә куркыныч иде.
Бу вакытта Альбина Радик исемле егет белән очрашып йөрде. Ул кыздан 3 яшькә олырак, Альбина эшләгән кафеда машина йөртүче булып эшли. Алар ничектер бик тиз арада Радикның бер бүлмәле фатирында бергә яши башлады. Фатир егеткә әбисеннән калган иде.
«Альбина, әйдә миндә яшибез. Бу ишелергә торган бүлмәдә ничек яшәмәк кирәк, йозагы да җүнләп эшләми бит, ремонт ясарга кирәк», – дип тәкъдим итте егет, ә Альбина шундук ризалашты.
Радик ошый иде аңа, чөнки үзеннән олырак һәм җитди. Берсендә, ничектер, балалар турында сүз чыгып китте.
«Ул бәләкәй әрәмтамакларны җенем сөйми. Алардан гел тавыш һәм күңелсезлек кенә», – диде ул.
«Радик, әгәр ул синең балаң, синең бәгырь җимешең булса, ничек аннан баш тарта аласың», – диде Альбина, тәмам аптырап.
«Ой, әйдә, куй әле бу сөйләшүне. Яратмыйм, дидем бит инде, бетте», – дип кул селтәде егет.
Альбина, нишләптер, бу сүзләрдән гарьләнде, әмма:
«Әгәр өйләнешсәк, барыбер баладан беркая да качып булмый. Әле ул вакытка Радикның да фикере үзгәреп куяр», – дип уйлады.
Альбина кафеда тырышып эшләде, хәтта пешекче Лариса башы авыртып эшкә чыга алмаганда, аны алыштырып та тора ала иде. Тик моның нинди «баш авырту» икәнен кафеда эшләүчеләр бик яхшы белә. Лариса хәмер белән дус иде, кайвакыт артыгын эчеп, эшкә дә чыга алмый ята.
«Лариса, тагын мондый хәл кабатланса, куам да чыгарам. Соңгы тапкыр әйтәм», – дип ачуланды берсендә кафе хуҗасы.
Шуңа күрә Лариса кафеда озак тоткарланмады. Атна буе эшкә чыкмый яткач, хуҗа куды аны. Ә Альбинаны аның урынына пешекче итеп билгеләде.
Альбина моңа бик сөенде, чөнки хезмәт хакы пешекче ярдәмчесенекенә караганда бермә-бер артык. Үзе яшь, ә инде мөстәкыйль пешекче.
«Барысын да эшләячәкмен, хуҗаның өметләрен акларга тырышачакмын», – дип сүз бирде үзенә.
Ә кич Радик шампан шәрабе күтәреп кайтты.
«Әйдә, синең яңа эшеңне «юабыз». Молодец син, Альбина! Тәки булдырдың», – дип көлемсерәде Радик.
Шактый вакыт бергә яшиләр инде, ә һаман да кияүгә чыгарга тәкъдим ясамый үзе.
Вакыт уза торды. Альбина эшләде, кафе хуҗасы да сирәк-мирәк булса да аны мактап торды. Альбина, чыннан да, тәмле пешерә иде. Радик белән 3 ел бергә яшиләр. Ир эчми, чөнки машинада эшләгәч, гел рульдә, Альбинаны какмый-сукмый. Әлбәттә, вак-төяк ызгышлар, сүзгә килеп алулар була анысы, тик тиз дуслашалар. Дөрес, кияүгә чыгарга тәкъдим итми, хәтта бу турыда сөйләшү дә булмады, ә Альбина үзе сүз башламады, кыстамады. Гәрчә, бу хакта уйлана иде.
«Күптән бергә яшибез, ә ул дәшми, кияүгә чакырмый. Бәлки, авырга узсам, чын мәгънәсендә гаилә булып яшәргә теләр», – дип уйлады.
Ул Радик белән балалар турындагы сөйләшүне хәтерли иде. Шуннан бирле башка андый сөйләшү булмады, Альбина үзе дә, әлегә бала тапмый тору яхшырак, дип уйлый иде, чөнки менә-менә аякка гына басып килә, эше дә, хезмәт хакы да яхшы.
Тик күпмедер вакыттан Альбина балага узуын аңлады. Хастаханәгә барды, авырлы булуын расладылар, исәпкә басты, әле срогы зур түгел иде. Альбина бик шатланды.
«Бер туганым, якын кешем дә юк, ә балам минем иң яраткан һәм газиз кешем булачак», – дип әле берни дә сизелмәгән корсагын сак кына сыйпады. Анда әле яралып кына килгән сабый бар икәнен белә иде инде.
Радик эштән кайткач, Альбинаның шатлыктан балкыган йөзен күреп:
«Нинди шатлык бар, бигрәк балкыйсың?» – диде.
«Әйе, шатлык. Мин табибта булдым, безнең нәниебез булачак», – диде хатын.
Радикның йөзе мизгел эчендә үзгәрде, идәнгә караган килеш тыныч кына:
«Миңа бала кирәкми. Төшертмисең икән – дүрт ягың кыйбла. Мин сине тотмыйм. Балаларны җенем сөйми, дип әйткәнем бар иде сиңа. Ә син үзеңчә хәл иткәнсең. Беркая да китмәссең әле», – диде.
Радик бервакытта да тавыш күтәрмәде, кычкырмады. Тик аның әкрен генә, бастырып сөйләвеннән Альбинаның тәне куырылып куя иде. Аннан, Радик әти булырга теләмәвен дә яшереп-нитеп тормады. Альбина, әлеге хәбәрне ишеткәч, Радикның иреннәрен кысып куюын һәм читкә борылуын сизде. Аннан тагын салкын тавыш белән өстәп куйды:
«Син детдом баласы бит һәм авырлы килеш кая барырга җыенасың. Яхшылап уйла һәм балаңны төшерт. Ничек яшәгәнбез, шулай яшәрбез...» – диде.
Тик Альбина баласын сайлады.
Икенче көнне сменасын эшләп бетергәч, Альбина өйгә кайтты, әйбер-карасын җыйды да тулай торакка китте. Менә ул буяулары кыршылып, кубып беткән ишек каршында басып тора. Тирән итеп сулыш алды да ишекне этеп җибәрде. Ул бикле түгел иде.
Ишекнең иске элмәкләре шыгырдады, һәм Альбина яңа өенә керде. Хәер, тулай торактагы шырпы кабы кадәр бүлмәне «өй» дип әйтеп була микән? Бүлмә аны дым һәм тузан исе белән каршылады. Түшәмнең акшарлары да кубып төшкән, почмакта кара тап күренә, тәрәзә төбендә үлгән чебеннәр аунап ята.
Стена янында тимер карават тора, матрасы пычрак, ә юрганы таптан гына тора. Бүлмә почмагында кыйшаеп беткән иске һәм пычрак өстәл, шундый ук урындык, ә икенче почмакта ишекләре асылынып төшкән шкаф тора.
Альбина сумкасын идәнгә куйды. Сумкада берничә киеме, 4-5 китап, бер пар чәй чынаягы һәм тәлинкә иде. Ул корсагын сыйпап алды.
«Ярар, моңа гына түзәрбез әле», – дип пышылдады.
Күрше бүлмәдә кычкырышкан тавышлар ишетелде. Күрәсең, күршедәге ир-ат исерек, аты-юлы белән сүгенде, соңыннан шапылдап ишек ябылды. Альбина дерт итеп куйды.
«Нәрсә, Альбина, өеңә рәхим ит», – диде ул әкрен генә.
Тулай торакта аш бүлмәсе уртак. Иске суыткыч, чүп чиләге янында әрсез тараканнар чабыша, алар монда үзләрен хуҗа кебек тота, ахрысы.
Үз бүлмәсенә кергәч, эчтән ишекне бикләде. Җанын әрнү көйдереп алды, хәтта елыйсы килде, тамагына төер тыгылды, тик үзен тыеп калды. Ләкин, көтмәгәндә, үзен шундый ирекле итеп тойды ул. Радикның сүзләренә исенә төште.
«Беркая да китмәссең әле...»
Ә ул китте. Менә шушы бүлмәгә, тик үз почмагына, аңа шушындый яшәргә, тәртип урнаштырырга туры киләчәк. Альбина эштән курыкмый. Әмма монда ул ирекле. Монда яңа тормышы башлана. Һәм ул үзе генә түгел инде, алар икәү, ике җан. Ул тәрәзә янына килеп басты, пыялалар пычрак, тузан белән капланган, аларны ялт итеп юып куяр да, кояшта балкып торырлар әле.
«Мин баламны сайладым. Бирешмибез, миңа хәзер бирешергә, җебеп төшәргә ярамый», – дип тәкрарлады ул эченнән генә. Чөнки башка чарасы юк, ул бу тормышны үзе сайлады. Радикны тыңларга теләмәде. Ул кайчандыр үзен ташлаган әти-әнисенең гөнаһларын кабатларга теләмәде.
«Эшем бар, ачтан үлмәм, бераз акчам да бар, әле ярый әз-әзләп мая туплаганмын. Бу бүлмәне үземнеке итәчәкмен», – дип уйлады хатын.
Озакка сузмады, кухняга чыкты, бер чиләк тапты, сумкасыннан иске блузкасын һәм кечкенә сөлге алды. Бүлмәсен җыештыра башлады. Күп тә үтмәде, ул чиста урындыкта чиста тәрәзәгә карап утыра иде инде, бүлмәсен лычкылдатып юып чыгарды, бер тузан бөртеге калмады. Бүлмәсенә карап бик канәгать калды, ачык тәрәзәдән саф һава керә, үзенең дә сулышлары киңәеп киткәндәй булды.
Шуннан соң кибеткә чыгып, юрган-мендәр, урын-җир комплекты, 1-2 тастымал, сабын һәм кер порошогы алды. Ишеккә йозак та алды, берәрсеннән куеп бирергә сорыйсы бар. Соңрак савыт-саба да аласы булыр...
Әкренләп, Альбинаның тормышы бер эзгә төште. Йозакны аңа тулай торактагы Фазыл абый куеп бирде. Бу шат йөзле, киң күңелле абый гел Альбинага ярдәм итеп торды.
Ә кафеның – үз тормышы, аларга официант булып эшләргә Марат исемле егет килде. Ул Альбинага ничектер аерым игътибар белән карады. Ә кафеда барысы да кызның тиздән декретка китәсен белә иде.
Берсендә Марат аны тулай торакка кадәр озатып куйды, хатын, итагать саклап, аны чәй эчәргә чакырды, егет ризалашты. Шул кичтә Маратның аңа битараф булмавын аңлады, тик шундук куркып калды, ул бала көтә бит һәм шуңа күрә андый-мондый уйларын тизрәк куарга тырышты.
Әмма Марат бик үҗәт иде, кызның игътибарын, ышанычын яуларга тырышты.
«Альбина, әйдә өйләнешәбез. Син дә ялгыз, мин дә ялгыз. Авылда карт әбиемнән башка беркемем дә юк. Мин сине яратам... Синең хакта гына түгел, ә балаң хакында да уйлыйм», – диде берсендә егет.
«Марат...» – диде ул, корсагына ымлап.
«Берни дә әйтмә. Синең балаң – минем балам булыр. Мин балалар яратам, күп балабыз булуын телим», – диде Марат, елмаеп.
Альбина, үзе дә сизмәстән, аны Радик белән чагыштырып куйды. Алар шундый төрле иде. Марат шундый якын, газиз, кайгыртучан, ике эштә эшләргә өлгерә. Альбина егетнең тәкъдименә ризалашты.
Альбинаның бала табар вакыты да җитте. Тулгаклары башлангач, Марат аны бала тудыру йортына илтте.
Маратның шатлыгы эченә сыймады, ул өенә ашыкты, бүлмәгә яңа обойлар ябыштырып өлгерергә, балага алынган караватны, комодны җыеп, урнаштырып куярга кирәк. Сөеклесен һәм улын роддомнан чәчәк бәйләме белән каршылады.
Кайтып кергәч, Альбина бүлмәне танымады. Марат тырышкан иде. Бөтен җирдә тәртип, шарлар. Ә яшь әнинең күңелендә җылылык, рәхмәт хисләре ташыды.