Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ана зары: «Мин бала түгел, «җанвар» үстердем, һәм моңа үзем гаепле»

«Аның бүлмәсендә коточкыч тәртипсезлек хөкем сөрә, ул тәмәкене дә бүлмәдә генә тарта. Аяк киемнәрен ризык тәлинкәләре янына өстәлгә китереп куя. Бүлмәдә аунап яткан кием-салым турында әйтәсе дә. юк. Мин кисәтү ясарга теләсәм, минем өстемә тәлинкәләрне дә очыра ала», - дип сөйли исемен әйтергә теләмәгән хатын.

news_top_970_100

«25 ел элек без балалар йортыннан сабый алдык. Карарыбыз төптән уйланылган иде, без ирем белән берничә ел буена моны уйлап йөрдек. Бу вакытка икебезнең дә яхшы эшләре бар иде, матди хәлебез дә яхшы иде. Бердәнбер кимчелекле ягыбыз – балаларыбыз булмау.

Табиблар сәламәтлек белән проблемаларыбызны таба алмады: «көтәргә кирәк, вакыты җитмәгән, димәк» дип кенә әйтә алды. Ләкин «бу вакыт» килмәде. Миңа 35 яшь, иремә 40 яшь булганда, без уллыкка бала алырга булдык. Дөресен генә әйткәндә, бу карар җиңел бирелмәде, мин иремне озак күндердем. Бу адымга озак әзерләндек. Һәм менә безнең гаиләдә ул барлыкка килде. Балага 2 ай иде, ә без бәхетле әти-әни булдык. Әйе, мин – иң бәхетле әни идем! Мин тулысынча «әни» тормышына чумдым, улым турында гына уйладым. Ирем эштән кайткач, элек булгандагы кебек, эш, сәясәт турында сөйләшүләр урынына, улының бүген нәрсә ашаганын, кайда йөргәнебезне, уйнаганыбызны тыңлады…

Хәзер мин үземне дөрес тотмаганымны аңлыйм: иремне улына якын да китермәдем. «Сак бул, төшерерсең яки берәр нәрсәсен сындырырсың. Менә үсеп җиткәч, аның белән уйнарсыз», – дия идем.

Бала үскәч тә, иремә әтилек хисләрен күрсәтергә ирек бирмәдем: минемчә, ул бала белән үзен кырыс тота иде. «Кара, баланы артык иркәлисең. Егет түгел, ә әни улы булып үсәчәк», – дип шелтәли иде ул мине. Мин исә, баланы ярату белән бозып булмый, дип уйлый идем, ләкин юкка...

Проблемалар улыма 5 яшь тулгач башланды. Ул бөтенләй тыңлаусыз, үзсүзле булды, барысын да киресен эшләде. Әгәр мин уенчыкларны җыештыруын сорасам, ул бүлмәне тагын да күбрәк туздырды, «ярамый» сүзе аны чыгырыннан чыгара иде: идәнгә ятып, туктаусыз елый иде. Мин баланың психик яктан проблемалары булуын аңладым. Без аның биологик әти-әнисе турында белешмәләр алдык. Аның әтисе ягыннан алкоголиклар булуы һәм хәтта кайсыныңдыр шизофрения белән авырганы ачыкланды.

«Геннарны үзгәртеп булмый, әти-әнисенең кем икәнен баштан ук ачыкларга кирәк иде», – диде ирем. Ләкин мин үз сүземдә тордым, тәрбия һәм мәхәббәт генетиканы җиңәр, дип ышандым. Ләкин бик ялгыштым!

Улым мәктәпкә киткәч, хәлләр тагын да начарланды: уку аңа бик авыр бирелде, ул дәресләрне калдырды, укытучыларга тупаслык күрсәтте, яшьтәшләре белән дә яхшы мөнәсәбәтләр кора алмады. Ләкин шулай да без мәктәпне тәмамладык.

Улыма 18 яшь тулгач, җиңел сулап куя алыр идем, ләкин монысы да булмады. Ирем безне ташлап китте, бу «җүләрләр йорты»нда яшәүдән арыганлыгын әйтте, һәм мин аны гаепләмим дә. Чөнки бала алырга аны мин күндердем һәм, аның психик проблемалары барлыгы аңлашылгач, баланы кире кайтарудан баш тарттым. «Бу – минем гаеп һәм ахырга кадәр моның өчен мин җаваплы», – дидем мин иремә.

Мәктәптән соң улым, әлбәттә, беркая да укырга кермәде, эшләргә дә теләмәде. Ул өйдә утыра һәм бернәрсә дә эшләми, аңа компьютердан башка бернәрсә дә кирәкми.

Мин хәтта өйгә кайтырга курка башладым, чөнки анда мине нәрсә көткәнен белми идем. Улым барысын да миңа каршы эшләде. Аның бүлмәсендә коточкыч тәртипсезлек хөкем сөрә, ул тәмәкене дә бүлмәдә генә тарта. Аяк киемнәрен ризык тәлинкәләре янына өстәлгә китереп куя. Бүлмәдә аунап яткан кием-салым турында әйтәсе дә. юк. Мин кисәтү ясарга теләсәм, минем өстемә тәлинкәләрне дә очыра ала. Шуннан соң үз бүлмәсенә бикләнә һәм аннан сәгатьләр буе чыкмый.

Мин ниндидер җанвар үстергәнемне аңладым. Мондый вакытларда миңа фатирымда ниндидер чит кеше яши кебек тоелды, һәм бу кеше мине чыгырымнан чыгара һәм куркыта.

1 ел элек мин коммуналкада бүлмә сатып алдым, дөресрәге, элеккеге ирем ярдәм итте, һәм улым хәзер аерым яши. Хәзер аңа 25 яшь, ул һаман да эшләргә теләми. Мин аның коммуналь түләүләрен үзем түлим, азык-төлек сатып алам. Ә нәрсә эшләргә? Бу бит – минем балам, кайчандыр мин аның өчен җаваплылыкны үз өстемә алдым. Мин аңа карата нәфрәт тә, шул ук вакытта кызгану һәм ярату хисләре дә кичерәм.

Йөрәк өзгәләнә, чөнки бу – минем улым, мин аны сабый чактан тәрбияләдем. Ничек кенә булмасын, мин аны яраттым, ул миңа ана булу бәхетен бирде. Аны 2 айлык вакытта өйгә алып кайтуыбызны хәтерлим. Моны берни белән дә чагыштырып булмый. Бала исе, кечкенә генә куллар, аяклар, үбеп туя алмый идем...

Ләкин шул ук вакытта мин болай яшәүдән арыдым. Гаиләм юк, ирем китте, улым җанварга әверелде, аңа мин түгел, ә минем акчам кирәк, ул мине бары «куллана». Кайвакыт шалтырата, тәмле әйберләр алып килүемне сорый. Ләкин беркайчанда минем хәлләремне сорамый, «сагындым» дип, бер тапкыр да әйткәне юк.

Менә минем тормыш тарихым шундый. 25 ел элек мин шулай булыр дип уйлаган идемме? Мин бит инде яшь түгел, даими стресс аркасында хроник авыруларым да кискенләште, депрессия башланды. Мин инде күптән пенсиягә чыгар идем, ләкин улымны тәэмин итәр өчен эшләргә кирәк. Һәм тагын бер уй тынычлык бирми: ул миннән башка ничек яшәячәк?

Укыганыгыз өчен рәхмәт. Зинһар, мине гаепләмәгез, миңа бик авыр. Гаепләмәгез һәм гаеп ителмәгез!»

SAKHAPRESSтан тәрҗемә ителде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 март 2023
    Исемсез
    Хаманда ялгышларыгызны дэвам итэсез бит
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100