Мәрьям ноутбук экранына карады да үз күзләренә ышанмый торды... Бу фотоларда ире ниндидер хатын-кызны кочаклап тора. Мәрьям калтыранып куйды. Соңрак ул шушы кыздан килгән хәбәрне күреп алды. «Мин сине яратам» дигән сүзне күргәч имәнеп китте. Башка укырлык та, фото карарлык та хәле калмады. Ноутбукны сүндереп, бүлмәдән чыгып китте.
Алар ире Марсель белән 7 ел бергә. Балалары бар, уртак ипотека, ел саен чит илгә ялга йөриләр. Үзара мөнәсәбәтләре кинолардагы кебек әкияти булмаса да, ярыйсы яшәделәр. Башкалар кебек үк. Бала тугач, Мәрьям тулысы белән бала карауга һәм көнкүреш мәшәкатьләренә чумды. Бернәрсәгә өлгермәде. Онык карашырга әби-бабалары булмады. Ире дә икенче планга күчте, үзен карамый башлады. Шулай булгач, ир белән хатынның мөнәсәбәтләре суыну әллә ни гаҗәп тә түгел кебек.
Әмма хәзер күргәннәре 7 ел элек булган бит. Нәкъ Мәрьям авырлы вакытта... Шуңа да бу хакта белү аңа икеләтә авыр булды. Ул үзен сатылган кебек хис итте. Йөклелеге дә, бала табу да авыр булды, ә ире гел янәшәсендә булды, ярдәм итте. Һәрхәлдә, Мәрьямнең шулай дип уйлады. Ә чынында, Марсель бөтен җиргә дә өлгергән икән бит... Мәрьям нәрсә эшләргә дә белмәде. Бер карасаң, күпме вакыт узган, күпме сулар аккан, әллә кайчангы хәл, тик бернәрсә белмәгән кебек кыланып та йөри алмый.
Кич, ире эштән кайткач, Мәрьям аңа күтәрелеп карый да алмады. Гарьләнде, башында әллә нинди уйлар бөтерелде.
«Бәлки, ул аның белән һаман да аралашадыр? Шушы вакыт эчендә андый кызлары әллә никадәр булган булса? Аңа ничек ышанырга соң хәзер?»
Уйларының иге-чиге булмады...
«Ашыйсыңмы?» – дип сорады Мәрьям.
«Юк, эштә ашап кайттым», – диде ире.
«Бигрәк әйбәт», – дип уйлады Мәрьям. Димәк, көтеп-нитеп торасы юк, шундук эшкә дә керешергә була. Бар көчен җыеп сүз башлады.
«Марсель, синең 7 ел элек бер хатын-кыз белән язышкан хатларыңны һәм фотоларыңны күрдем. Нәрсә бу? Кем ул?» – диде Мәрьям.
«Син нәрсә турында әйтәсең ул?! Син минем почтаны актардыңмы?» – диде Марсель.
«Менә шулай килеп чыкты инде. Җавап бир миңа», – диде Мәрьям.
Икесе арасындагы түземлек төкәнеп килә иде. Гадәттә, Марсель мондый очракларда бар нәрсәдә дә хатынын гаепле итеп калдыра, шуңа күрә Мәрьям беренче булып «һөҗүм» итәргә кирәклеген яхшы аңлады.
«Мин хастаханәләрдә табибтан-табибка чабып йөргәндә, балабызны тапканда, син башка хатын белән йоклап йөрдеңме? Яратуың шундыймы синең?» – дип кычкырды Мәрьям.
«Мин беркем белән дә йокламадым. Минем беркемем дә булмады!» – диде Марсель.
Мәрьямнең каны кайный башлады, ул иренең оятсызларча күзгә карап алдаганын бик яхшы аңлады. Ул мондый бәхәсләрдә һәрвакытта да, бик оста гына итеп, хатынын гаепле калдыра иде. Ләкин бу юлы Мәрьямнең моңа юл куеп торасы килмәде.
«Бу – минем төшкә кермәде! Мин моны үз күзләрем белән күрдем һәм укыдым. Аңлат. Хәер, монда нәрсә аңлатып торасы инде, болай да көн кебек ачык бит... Башка сине күрәсем дә ишетәсем дә килми, кит!» – диде Мәрьям.
Ире нәрсәдер аңлатырга теләде, кычкырды, җикеренде, ялынып та карады, тик Мәрьям иренең бер сүзенә дә ышанмады.
Алар бер атна аерым яшәп торырга булды. Дөресрәге, Марсель кунарга кайтмады. Икесе өчен дә авыр вакыт булды бу. Ни гаҗәп, Мәрьям ирен сагынганын, юксынганын аңлады һәм соңгы атнада булган хәлләрне куркыныч төш кебек кенә онытырга тели иде. Иренең хыянәте турында белүенә үкенеп тә куйды, югыйсә әллә кайчан булган нәрсә бит инде. Алга таба ничек яшәргә икәнен дә аңламады Мәрьям. Кайчандыр булган нәрсә өчен гаиләне җимерү дә сәер...
Марсель дә хатынын югалтырга теләмәвен аңлады. Гаилә мөһим иде аның өчен, гәрчә гел ниндидер мәшәкать килеп чыгып торса да... Нишләргә белми аптыраган кичләрнең берсендә, Марсель чәчәк букеты, бүләкләр алды да хатыны янына дуслашырга килде.
Ул кичтә өендә калды Марсель, Мәрьям аны кичерде. Һәрхәлдә, Мәрьям шулай дип уйларга теләде. Ләкин, вакыт уза-уза, бер нәрсәне аңлады ул: ирен кире кайтарса да, аңа ышаныч бөтенләй калмаган иде. Хәзер ул иреннән гел ниндидер ялган, хәйлә көтеп яши.