news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мин әзер»: Үзбәкстаннан Равшан Әмиров авыру балалар хакына велосипедта ерак сәфәргә чыга

Сәмәркандта яшәүче милләттәшебез Равшан Әмиров тиздән ерак сәфәргә кузгала. Үзбәкстаннан кузгалып, Таҗикстан, Кытай, Кыргызстан аша узып, меңнәрчә чакрымнарны артта калдырырга җыена. Равшан Әмиров сәфәрен олы максатка – рак чиреннән интегүче балаларга ярдәм итүгә багышлый. «Интертат» милләттәшебез белән сөйләшеп алды.

news_top
«Мин әзер»: Үзбәкстаннан Равшан Әмиров авыру балалар хакына велосипедта ерак сәфәргә чыга
Фото: Равшан Әмировның шәхси архивыннан

«40 көнлек сәфәргә психологик яктан инде тулысынча әзерләндем»

Равшан Әмировка 40 яшь, ул Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә яши. Тагын бер кызыклы факт – Равшанның зур әтисе (прадед) – татар язучысы, шагыйре Нәҗип Думави. Велосәяхәт белән кызыксынуы моннан 3 ел элек Сәмәркандның данлыклы Регистан мәйданында башланып китә. Ул анда Франциядән килгән ирле-хатынлы парны очрата. Алар велосипедларда 4 ай эчендә 15 илне үткән була. «Аларның велосипедлары «көпчәкле йорт»ны хәтерләтә иде. Мин дә нәкъ алар кебек сәяхәткә чыга алам бит, дип, берничә көн уйланып йөрдем», – дип искә ала ул.

Фото: Равшан Әмировның шәхси архивыннан

Бу очрашудан соң Равшан велосәяхәтчеләр турында бик күп фильмнар карый һәм әлеге тема буенча махсус 4-5 китап укып чыга. Сәфәргә кирәкле җиһазларны җыю һәм маршрутны җентекләп өйрәнү бер ел дәвам итә. Әлбәттә, иң элек велосипед сатып алына.

«Баштарак зур сәфәргә ләззәт алыр өчен генә чыгарга уйладым, ләкин 3 ай элек Европа сәяхәтчеләренең тәҗрибәсен өйрәнгәндә, бер кызыклы тарихка юлыктым: бер сәяхәтче балалар приюты өчен акча җыю максатыннан Лондоннан Непалга кадәр велосипедта юл тоткан була. Илһамландым да, Памир тракты сәфәрен хәйрия акциясенә әйләндерергә һәм яман шеш белән авыручы балаларга булышырга карар кылдым», – диде ул.

«Куркыныч түгелме Сезгә?» – дигән сорауга Равшан елмаеп: «Юк, курыкмыйм. Мин моңа психологик яктан инде тулысынча әзерләндем», – дип җавап бирде. Аның фикеренчә, изге максат булу алга барырга зур көч бирә.

«Көн саен үз-үзем белән көрәшәчәкмен»

Равшан Әмировның бу сәфәре чын мәгънәсендә халыкара экспедиция булып тора. Маршрут Таҗикстан аша дөньяның иң биек автомобиль юлларының берсе булган данлыклы Ак-Байтал үткеленә (перевал, биеклеге – 4655 метр) илтә. Шуннан соң сәяхәтче Кульма үткеле аша Кытай чиген үтеп, борынгы Кашгар шәһәренә барып җитәргә тиеш. Алга таба юл яңадан Памир аша Кыргызстанның Ош шәһәренә таба дәвам итәчәк. Равшан Әмиров ике тәгәрмәчтә 3 мең чакрымнан артык юл үтәргә ниятли.

Фото: Равшан Әмировның шәхси архивыннан

«Бу тулысынча автоном рәвештә узачак велосәяхәт булачак. Алда мине 4,5 мең метрдан артык биеклектәге тау үткелләре, көчле җилләр, температураның кинәт үзгәрүе, торак пунктлары булмаган озын, буш юллар һәм көн саен үз-үзең белән көрәш көтә. Сәяхәт ярдәмендә без ким дигәндә бер балага яшәү һәм терелү мөмкинлеге бирә алсак, димәк, сәфәребез юкка түгел», – дип сөйләде Равшан Әмиров. Милләттәшебез аңлатуынча, сәфәр вакытында җибәрелгән ярдәм тулаем авыру балаларга тотылачак.

«Памир тракты – дөньядагы иң уникаль һәм катлаулы юлларның берсе», – дип сөйли Равшан Әмиров. «Ул өлешчә асфальтсыз, Әфганстан чиге буйлап Урта Азиянең иң ерак таулы төбәкләре аша уза. National Geographic журналы версиясе буенча, Памир тракты дөньядагы иң матур юллар арасында икенче урынны били. Шуңа күрә ул дөнья сәяхәтчеләрен магнит кебек тартып тора», – ди Үзбәкстанда яшәүче милләттәшебез.

Равшан Әмиров юлында очраячак иң авыр участокларны да төгәл белеп тора: «Иң авыр участоклар – биеклеге 4660 метрга җиткән Акбайтал, Харгуш үткеле (перевал), Лянгардан Харгушка кадәрге ара, Кызыл-Арт үткеле аша чик буе зонасы. Күпмедер вакыттан соң Кашгар шәһәреннән Мургаб бистәсенә кадәр кире кайту һәм яңадан Акбайталга күтәрелү була. Биеклек 4 мең метрдан артып китә, инфраструктура булмаган аралар шактый озын», – диде Равшан Әмиров.

Велосәяхәтче мондый югарылыкта организмны куркыныч астына куя торган факторларны да яшерми. Аның әйтүенчә, юлда төп куркынычлар – биеклек авыруы (горная болезнь), һава торышының кинәт кискенләшүе, медицина ярдәме һәм элемтә булмау. Экспедициянең гомуми озынлыгы, өйгә кайтуны да санап, 34 көннән алып 40 көнгә кадәр сузылырга мөмкин.

Сәфәрнең төп максаты – авыру балаларга ярдәм итү

Бу сәфәрдә Равшан Әмиров километрлар артыннан кумый. Ул бу авыр юлны тулысынча хәйриячелеккә – Үзбәкстанда яман чир белән авырулы балаларга ярдәм итү өчен оештырылган беренче иҗтимагый хәйрия фонды булган «EZGU AMAL»га багышлый.

Фото: Равшан Әмировның шәхси архивыннан

Фонд һәр көнне иң авыр диагноз – яман шеш белән көрәшкән гаиләләргә ярдәм итә. Равшан әйтүенчә, алар балалар өчен кыйммәтле дарулар, диагностика, операцияләр һәм химиотерапия курслары өчен түли, кирәкле медицина җиһазларын сатып алырга булыша. Фонд битараф булмаган кешеләр акчасына яши. Фонд сайтында исә: «Акча җитмәү сәбәпле бер бала да терелү мөмкинлегеннән мәхрүм калмаска тиеш», – дигән сүзләр язылган.

«Минем бу юлымдагы һәрбер чакрым – үз тормышы өчен көрәшүче балалар хакына. Укучылар әлеге сәфәр турында үз дусларына сөйләсә, минем сәяхәтемне күзәтеп барса һәм мөмкинлеге булганнар авыру балаларга акча җыюга үз өлешен кертсәләр, бик тә рәхмәтле булыр идем», – ди Равшан Әмиров дулкынланып.

Велосәяхәтче сумкасында ниләр бар?

Памир тауларында исән калу һәм 40 көнлек сәфәрне уңышлы тәмамлау өчен кирәк-яракларны сайлау зур төгәллек таләп итә. Равшан Әмировның бөтен экипировкасының авырлыгы якынча 30-35 килограмм тәшкил итә: төп транспорт һәм куну кирәк-яраклары (13 кг): велосипед (15,5 кг), ике кешелек чатыр (2400 гр); ашау-чәчү (3,6 кг): аш әзерләү системасы (800 гр), 5 данә газ баллоны (1000 гр), суны чистарту өчен махсус су фильтры (170 гр), кояш батареясы (750 гр); кием-салым һәм аяк киеме (5 кг): озын җиңле майкалар, толстовка һәм чалбар (1500 гр), кышкы һәм җәйге перчаткалар; техник кирәк-яраклар (5,5 кг): чылбырлы йозак (500 гр), 4 данә велосипед камерасы һәм ремонт комплекты (1000 гр), насос, махсус майлар, тормоз сыеклыклары һәм эш кораллары; шәхси әйберләр: кирәкле дарулар җыелмасы, кояштан саклый торган крем, перцовый баллон (этләрдән һәм бүреләрдән саклану өчен), шулай ук махсус югары калорияле ризыклар (сублиматлар, ярмалар, хөрмә, кипкән банан, чикләвекләр, арахис мае) һ.б. үзе белән алган.

«Бу юллар мине физик яктан гына сынамый, ул рухымны чистарта»

Равшан Әмировның веломаршруты 33-39 көнгә исәпләнгән (өйгә кайту юлы белән 34–40 көн). Равшан Әмиров аны 18 өлешкә бүлгән. Финал нокта: Ош шәһәреннән Андижанга автобуста, ә Андижаннан туган ягы Сәмәркандка поезд белән 14 сәгатьтә кире кайту.

Фото: «Интертат»

«Бу юллар мине физик яктан гына сынамый, ул минем рухымны чистарта. Меңнәрчә чакрымнарны артта калдырганда, Үзбәкстанда онкология белән көрәшүче нәни балаларның йөзләре күз алдыма килә. Аларның һәр көне – авыру белән олы көрәш. Минем бу сәфәрем – алар өчен үзенә күрә бер дога да. Игелекле кешеләр ярдәме белән без балалар тормышын саклап кала алырбыз дип өметләнәм», – дип сүзен тәмамлады Равшан Әмиров.

Равшан Әмировның бу батырлыгы – спорт кына түгел, дөньяга игелек тарату да. Укучылар сәяхәтченең видеоларын социаль челтәрләрдә аның сәхифәсендә күзәтә ала. Милләттәшебезгә хәерле имин сәфәр телибез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар