"Мин атнасына 20 меңне өйдән чыкмыйча да эшлим": Данир Сабиров инстаграмдагы спамерларга пародия ясаган
"Мин атнасына 20 меңне өйдән чыкмыйча да эшлим": Данир Сабиров инстаграмдагы спамерларга пародия ясаган
Игътибар иткәнегез бардыр: инстаграмда өйдән генә эшләп күп акча алулары турында язучы кешеләр күп. Алар теләсә-нинди темага язылган постка "Белә идеңме, мин 20 мең сумны өйдән чыкмыйча да эшлим" диебрәк комментарийлар калдыра.
Юмор остасы Данир Сабиров шуларны пародияләргә булган. Хатын-кыз халаты кигән һәм иренен кызылга буяган Данир бәби тотып утыра. "Мин өйдән дә чыкмыйча 20 мең сум эшлим. Иң мөһиме - ирең алиментщик булсын", дип сөйли Данир.
"Данир, син супер артист", дип яза аңа инстадашлары. Видео чыннан да бик көлдерә.