Һәр кеше өчен бу дөньяда иң газиз, иң якын кешеләр – әтисе белән әнисе. Алар сине ярата, аңлый, һәр эштә ярдәм итә, терәк була. Ә менә сиңа әти-әнием белән бәхет елмаймады.
Миңа 14 яшь, бөтен гомерем алда кебек, һәр туган көнгә шатланып яшә генә, әмма юк. Әти-әни өчен иң кадерле бала буласым килә минем. Минем рәхәтләнеп яшисем, дусларым белән аралашасы, тегендә-монда йөрисе килә. Мин буш вакытларымда шөгыльләнергә үземә хобби табарга тели идем. Әмма мине барысы да күралмый дигән хис кенә миндә. Бөтен дөньясы миңа каршы кебек тоела.
Классташларымның әти-әниләре белән искиткеч мөнәсәбәтләре булуы турында ишеткәнем бар.
Алардан аермалы буларак, минем әти-әни минем белән хәтта сөйләшергә дә теләми. Алар минем тормышымны бозар өчен кулларыннан килгәннең барын да эшли дип уйлыйм мин. Алар һәрвакыт миңа кычкыра, үпкәләтәләр, рәнҗетәләр. Мондый гаделсезлектән минем яшисе килми башлый. Кайвакыт төннәрен йоклап китә алмыйча, уйланып ятам. Яшисе килми башлый. Нигә тапканнар алар мине? Көндезләрен минем белән булган җан әрнүе, гаделсезлек турында уйлыйм.
Әле күптән түгел генә шундый хәл булды. Мәктәптән дус кызым белән безнең өйгә кайттык. Бераз дәресләрне карадык та, чәй эчәргә уйладык. Шкафларны, суыткычны карадым-карадым, чәй эчәргә бер адәм рәтле әйбер дә таба алмадым. Акча да юк иде. Шунда коймак пешереп дустымны сыйларга, әти-әнине дә шатландырырга уйладым. Нәрсә генә булса да, әти-әнинең минем белән горурлануын, гомергә бер генә тапкыр булса да мактауларын теләдем. Инде эшем ахырына якынлашып килә иде, әни кайтып керде. Минем коймак пешергәнне, плитәнең пычрак, кирәкле ризыкларны суыткычтан алганны күрүе булды, әнием акырырга тотынды. Ә дустым бөтенләй куркып калды.
Әни миңа нинди генә сүзләр әйтеп бетермәде, нәрсә дип кенә акырмады, суткычтагы ризыкларның башка әйбер өчен кирәк булганын «аңлатырга» тырышты. Мине мыскыл итте, булдыксыз, кулсыз дип атады. Мин шулкадәр гарьләндем, рәнҗедем, пешергән коймакларымны чүп чиләгенә ташладым. Әни моны уйлап та бирмәде. Дус кызым гафу үтенде дә китте.
Шуннан соң мин берничә көн әни белән сөйләшмәдем. Мин инде киләчәк турында уйлана торган яшькә җитеп киләм. Классташларымның инде барысы да кая укырга керәселәрен белә. Ә мин юк. Әти белән әни мине беркайчан да аңламады, шуңа күрә мин алардан ярдәм тойганым булмады. Соңгы вакытларда алар белән сөйләшүдән гел качам. Үземнең булдыксыз, кулсыз һәм тормышка яраксыз булуымны тыңлап туйдым инде. Алар миңа беркая да укырга керә алмыйсың, тормышта бернигә ирешә алмыйсың дип тукып тора.
Белмим, нишләп алар мине шулкадәр яратмыйдыр. Безнең өйдә бөтен ярату-наз, игътибар апага гына эләгә. Моны көнләшүдән әйтәм дип уйламагыз, бу чыннан да шулай. Ә апа миңа акыл өйрәтергә һәм төрле пычрак сүзләр әйтергә бик ярата. Ул мине тәнкыйтьләсә, гел кызып китәм. Моңа күпме түзәргә була инде? Күңелдәге котырган көнләшүне ничек бетерергә?
Әле өстәвенә дус кызыма да начар йогынты ясыйм икән! Аның әни-әнисе минекеләргә шулай дигән беркөнне. Минем турыда шулай әйтүләре шулкадәр ачуымны чыгарды. Мин тулаем ялгыз, мине беркем дә аңламый. Бу дөньяда миңа ярдәм итәрдәй бер генә кеше дә юк. Мин әти-әниемнең яратуын тоймыйм, әти-әни яратуының нинди булуын бөтенләй белмим. Бу үпкәләүдән генә әйтелгән сүзләр түгел, ә чынбарлык.
Мин аларга барыбер. Алар бервакытта да мине тыңламый, минем борчуларымны, хыялларымны бүлешми. Мин үземә карата бары тик шелтә генә ишетәм. Хәтта телефоным начар эшли башлагач, яңасын сорагач та «кукиш» кына күрсәттеләр. Ә апама алалар, гәрчә аның күптән түгел генә алынган телефоны булса да.
Алга таба ничек яшәячәгемне күз алдына да китерә алмыйм. Мин үземне дөньядагы иң бәхетсез кеше дип саныйм.