Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин апаны үтердем»: Чаллы кешесе, фатирсыз калмас өчен, туганын харап иткән

news_top_970_100
«Мин апаны үтердем»: Чаллы кешесе, фатирсыз калмас өчен, туганын харап иткән
"Татар-информ" архивы

Чаллының 49нчы комплексындагы фатирда 46 яшьлек ир-ат 54 яшьлек хатын-кызны үтерә. Бу турыда  «Челнинские известия» хәбәр итте.

Фаҗига 30 апрельдә була. Ир-ат берничә тапкыр әнисенә шалтырата һәм «Мин апаны үтердем! Ул сулыш алмый!» – дип кычкыра. Әни кеше бу вакытта дачада була.

Мәрхүмә 54 яшьлек хатын-кыз Казанда риэлтор булып эшли, Чаллыга 25 апрельдә үз эшләре белән килә. Ул кызын әбисе янына кунакка алып кайта. Әби кеше исә, улы белән талаштан качып, бакчага яшәргә күченгән.

30 апрельдә иртән бу хатын әнисе һәм беркайда эшләми торган 46 яшьлек энесе яшәгән фатирга килә. Әниләре сүзләренчә, ир-ат исерек була, апасына пычак белән ташлана. Апа кеше полиция чакыра, алар ир-атны алып китә. Бераздан аны җибәрәләр, 3 сәгать узгач, ир-ат кабат өйгә кайта. Шуннан соң ир-ат апасына пычак кадый, хатын урында ук үлә.

Улы шалтыратып кычкыргач, әни кеше өйгә кайта, «ашыгыч ярдәм» һәм полиция чакыра. Тоткарлаган чакта ир-ат апасының үзен фатирдан куып чыгарырга теләвен, шуңа үтерүен әйтә.

Әниләре сүзләренчә, апалы-энеле туганнар моңа кадәр дә фатир өчен талашкан. 46 яшьлек ир-ат өйләнмәгән, беркайда эшләми, «салгаларга» ярата. Ул туганнары белән еш талаша – үзен фатирсыз калдырырлар дип саный. Ләкин, әни кеше сүзләренчә, болай уйларга сәбәп булмый. 

Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100