Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин аның юган савытыннан ашамыйм да, юганы да юмаган төсле»

news_top_970_100
«Мин аның юган савытыннан ашамыйм да, юганы да юмаган төсле»
Видеодан скриншот

Чаллыда яшәүче коуч Илүзә Әминова, Яңа ел ялларында авылга – әти-әнисе йортына кайтып өй җыештырганнан соң, кызыклы хатирәсе белән уртаклашкан:

«Мин аның юган савытыннан ашамыйм да, юганы да юмаган төсле». Кечкенә чагымда «зурлар» сөйләшкәндә шундый фразаны ишетеп, күңелемдә кайнана кешене кызгану, килен кешегә ачу катыш аптырау хисләре кичергәнем исемдә. Чөнки кайнана тиешле апа-әби минем күз алдында бик пөхтә, җыйнак апа булып истә калган.

Вакыт уза, һәм бу хатирә күңелдә яңарырлык һәм ачыклык керерлек хәлләр белән очрашам. Минем әнкәемнең күрүе начарланды: операция ясасалар да бик яхшы нәтиҗә бирмәде, кызганычка, күрүе бик яхшы дип булмый. Шуның белән бәйле рәвештә, әнкәем бик чиста, олы яшендә булуга карамастан, дадурлыгы белән, дөнья җимертеп юып-җыеп яшәп ятучы хатын-кыз.

Тик күрүе начарлану сәбәпле савыт-сабаларда, кайдадыр чынаяк тоткаларында сары чәй таплары, тәлинкә сырларында май табы кала бара. Шушы вакыйгалар белән бәйле рәвештә, теге апа искә төшә. Ул да үзенчә чиста тотарга тырышкандыр, бахыр... Тик, яше олы булу сәбәпле, ул мөмкинлеге булган кадәр шулай килеп чыккандыр… Күңелдәге әлеге хатирә мине авылга кайткан саен барлык савыт-сабаны кислородлы агарткычка салу, шыгырдатып юу гадәтенә өйрәтте…

Бер-беребезне гаепләргә ашыкканчы, аңларга тырышсак иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100