«...Мин аның тавышын ишеттем: «Әни, минем кулларым, аякларым өзелде, ничек яшәрбез соң?»
Айвар Миншагаевка 23 яшь була. Ул махсус хәрби операциядә һәлак була. Ул радиоразведчик, дошман ракеталарының урнашуын билгели. Кызганыч, ракеталарның берсе аңа очып килгән. Үлгәннән соң, герой Батырлык ордены белән бүләкләнә. Бердәнбер улын югалткан әнисе «Татар-информ»га үзенең улы турында сөйләде.
«Без һәрвакыт бергә булдык, башка туганнарыбыз юк»
Айвар Миншагаев кадет мәктәбен тәмамлый һәм Череповец югары хәрби радиоэлектроника университетына укырга керә, аны кызыл диплом белән тәмамлый. Беренче курста ук, беренче сессияне көтеп тә тормыйча, Оборона министрлыгы белән контракт төзи, шуңа күрә чыгарылыштан соң ук, 2022 елда, Алтай краеның Бийск шәһәренә хәрби частькә җибәрелә. Ә 3 августта ул махсус хәрби операция зонасына китә. Ул радиоразведчик була, дошман ракеталары һәм самолетларының дислокациясен билгели. Егет үз бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була.
«Айвар – минем бердәнбер улым иде, без һәрвакыт бергә идек, безнең башка туганнарыбыз юк бит», – дип сөйләде геройның әнисе Фәридә Миншагаева.
Аның белән без «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалында уздырылган «Геройның әнисе» фотокүргәзмәсендә таныштык. Хатын-кыз фотопроектта катнашырга ризалаша, югалтуны кичерү бик авыр булуга карамастан, улына йөрәкне телгәли торган хат яза.
Фәридә Имаметдин кызы безнең белән очрашырга һәм улы турында сөйләргә ризалашты, ул безне үз янына чакырды. Фаҗигадән соң Фәридә Имаметдин кызы башка фатирга күченергә карар итә, Айварны хәтерләткән шартларда калу авыр булды, ди. Иске фатирда ул Айвар укыган вакытта җыйган зур китапханәсен дә калдыра.
«Ул күп укыды, кайда гына булса да гел укыды. Пикуль аның яраткан авторларының берсе иде. Ул хәтта телевизордан бары тик тарихи фильмнар гына карады, аны заманча фильмнар кызыксындырмады», – дип искә ала Айварның әнисе.
«Мин Ветеринария институтында укыттым, улым шунда анатомия кафедрасында үсте»
Һәм менә билгеләнгән көнне без Фәридә Имаметдин кызы янына килдек. Ишек төбендә безне Жужа исемле мәче каршы алды, хуҗабикәдән алдарак кунакларны сәламләргә йөгерде. Башта сак кына иснәде, аннары иркәләнә һәм мырлый башлады.
«Бу – Айварның мәчесе, ул аны кадет мәктәбендә укыганда ук алган иде. Аның аллергиясе бар иде, ләкин ул сабыр иде, аны бик ярата иде, югары уку йортында укыганда аны бик сагына иде», – дип сөйләде геройның әнисе.
Улы үлгәч, хатын алтын төстә ретривер эт ала. Көчек тә сәлам әйтергә йөгерде.
«Мин этне инде өметсезлектән, үз энергиямне каядыр кую өчен алдым. Онытырмын дип уйладым. Ләкин хайванны бушлыкны тутырыр дип уйлап алырга ярамый. Чынлыкта, алай булмый. Хайванны яратып алырга кирәк. Бушлыкны ул барыбер тутырмады, ә тулы мәхәббәт, бәлки, аңа җитмидер дә», – дип фикер йөртә хатын.
Ләкин сөйләшү барышында этнең ялгыз хатын тормышында мөһим роль уйнавы ачыклана.
«Хәзер мин бернәрсә дә эшләмим, этне генә урамга алып чыгам. Бәлки, ул булмаса, бөтенләй өйдән чыкмас та идем», – ди Фәридә Миншагаева.
Ханым моңа кадәр беркайчан да җәмәгать чараларын яратмаганын таный.
«Мин беркайчан да җәмәгать тормышын яратмадым. Үзем өчен яшәмәдем, аның өчен яшәдем. Мин 23 ел Ветеринария институтында укыттым, анда улым анатомия кафедрасында үсте. Улым минем белән еш булды, кечкенә чагында кафедрада сөякләр белән уйнады», – дип искә ала ул.
Ләкин Айвар ветеринария табибы булып китмәде, үзе өчен бөтенләй башка юл сайлады.
Ул юрист булырга теләгән иде. Ләкин киләчәк һөнәрен сайларга вакыт җиткәч, 8нче сыйныфларда, ул юрист булырга теләмәвен әйтте. Чөнки юристлар күп, бу һөнәрдә үсүе авыр булачак, диде ул. Мин аны карьерист булды дип әйтмәс идем, әмма карьера баскычы буйлап алга барырга теләге бар иде», – дип сөйли геройның әнисе.
«Патриотизм турында сөйләргә яратмады, бары тик үз эшен эшләде»
8нче сыйныфка кадәр Айвар инглиз теленә караган мәктәптә укый, ә аннары Кузнецов исемендәге кадет интернат-мәктәбенә укырга керә.
«Мин аңардан «бу карарны үзең кабул иттеңме» дип сорадым, ә ул анда укырга бик теләвен әйтте. Гаиләдә әтисе юк иде, мин аны берүзем тәрбияләдем. Аңа ир-ат тәрбиясе җитмәгәндер, һәм ул анда бик теләп барды. Беренче елда ук аның ничек үзгәргәне күренә иде. Без аның хәрби, патриот булу өчен туганын аңладык. Ул беркайчан да патриотизм турында сөйләргә яратмады, бары тик үз эшен эшләде», – дип искә ала хатын.
2017 елда Айвар диплом ала һәм Череповец югары хәрби радиоэлектроника университетына укырга керә.
«Ул инглиз мәктәбендә дә, кадет мәктәбендә дә бик яхшы укыды. Аның телләргә сәләте яхшы иде. Хәтта университетта да ул тагын бер һөнәр алды – инглиз теленнән хәрби тәрҗемәче. 5 ел эчендә ул ике югары белем алды. Музыка мәктәбен фортепиано классы буенча кызыл диплом белән тәмамлады. Спорт белән шөгыльләнде, мин аны беркайчан да мәҗбүр итмәдем. Башта каратэ белән шөгыльләнде, аннары көч спорт төрләренә күчте. Хәтта каникулларга кайткач та, ул иртәнге 5тә торып йөгерә иде. Аларның керү имтиханнары булганда, ул беркемне дә уятмас өчен, коридорда шөгылләнгәнен әйтте. Ул тренировкаларын махсус хәрби операция вакытында дәвам итә алмавына бик борчыла иде, кайткач, һичшиксез дәвам итәчәген әйтә иде», – дип елый хатын.
Әңгәмәбез дәвамында Фәридә Имаметдиновнаның күзләре яшь белән тулы иде. Ул, еламас өчен, карашын идәнгә текәп торды. Аңа сөйләү никадәр авыр икәнен күреп була иде.
«Ул беркайчан да беркемгә дә хыянәт итмәде. Аның дуслары күп иде дип әйтмим. Ул үз тирәсенә сирәк кенә кешене кертә иде. Кадет мәктәбендә ул 4 ел укыды, ә якын дуслары 3 кенә иде. Беренче курстан ук аның иң яхшы дусты бар иде, без аның белән хәтта шалтыратыштык та. Ә мин чыгарылыш кичәсенә килгәч, бу малайның безнең яннан үтеп кенә китүен, Айвар белән исәнләшмәвен күрдем. Ул минем белән баш селкеп кенә исәнләште дә китеп барды. Мин улымнан нәрсә булганын сораштыра башладым, әмма улым бу хакта озак сөйләшергә теләмәде. Ул: «Әни, мин ышанмаган кешеләр белән дус була алмыйм. Әгәр мин сугышта булсам һәм дустымның җилкәсенә таяна алмасам, ничек яшәрмен соң? Мин аңа ышана алмыйм, ул дуслыкка хыянәт итте», – диде. Ул дуслыкка бик җаваплы карады. Бик нык борчыла иде», – дип уртаклашты әнисе.
Фәридә Имаметдин кызы улын беркайчан да укырга һәм спорт белән шөгыльләнергә мәҗбүр итмәгәнен әйтә.
«Ләкин шул ук вакытта мин таләпчән идем. Мин аңардан артыгын таләп итәм дип, һәрвакыт «замечаниелар» ясыйлар иде. Чыннан да, мин аның белән бик каты булдым. Ләкин ул үскәч һәм университетны тәмамлагач, миңа таләпчәнлегем өчен рәхмәт әйтте», – дип искә ала Айварның әнисе.
Мин: «Улым исәнме?» – дип сорадым, хәрби комиссар: «Юк», – дип җавап бирде
2022 елның 17 июнендә Айвар кызыл диплом ала. Чыгарылыштан соң, аны гаскәр частена җибәрәләр. Ул даими рәвештә командировкаларда йөрде. Һәм менә ул әнисенә июль ахырында командировкага баруы турында хәбәр итә.
Мин шунда ук: «Шундамы?» – дип сорадым. Ул: «Әйе», – диде. Мин: «Без нәрсә эшләячәкбез? – дип сорадым. – Син бит бердәнбер бала, пенсионер анадан бердәнбер туендыручысын алырга хокуклары юк», – дидем. Ул: «Юк, әни, мин барыбер китәм. Китмәсәм, егетләрнең күзләренә ничек карыйм? Беркая да барырга кирәкми, беркемнән дә сорарга кирәкми», – диде ул. Мин хәзер үземне каһәрлим, чөнки мин бармадым һәм сорамадым. Ишеккә аркылы ятып, җибәрмәүләрен сорыйсы иде», – дип елады хатын.
Әнисенә улының карарын авыр булса да кабул итәргә туры килә.
Ул миңа училищеда укыганда ук һәрвакыт шалтыратып торды, хәтта телефоннарны алырга ярамаса да, вакыт һәм мөмкинлек тапты. Без һәрвакыт элемтәдә идек. Аның бер тапкыр да шалтыратмаган вакыты булмады да. 3 августта ул шалтыратты, «Әни, хәзер, бәлки, элемтә булмас, әмма мин барыбер шалтыратырга мөмкинлек табачакмын». Кич белән шалтыратты, иртән «Телеграм»да язды. Ул радиоэлектроник булганлыктан, аның компьютеры бар иде, һәм аның элемтәгә чыгу мөмкинлеге булды», – ди ул.
Шуңа күрә, кыш көне улы 2 көн рәттән элемтәгә чыкмагач, әнисенең күңеле тынгысызлана.
Ул миңа 2 гыйнварда шалтыратты, төнлә дежур торачагын, ял итәчәген һәм аннары яңадан дежур торачагын әйтте. Бик арыган. Ул ЛНРда иде. 3нче гыйнварда аннан шалтыратулар булмады, һәм мин булган барлык телефоннардан шалтырата башладым, әмма беркем дә җавап бирмәде. Дүртенче көнне мин Айвар Бийскида фатир арендалап торган хатын белән сөйләштем. Ул вакытта ул барысын да белгән икән, ләкин миңа әйтмәде. Соңрак аның аңлатуынча, аңа сөйләүне катгый тыйганнар икән», – дип искә ала геройның әнисе.
Хатын паникага бирелгән, әмма үзен тынычландырырга тырышкан. Ул төнне йоклый алмаган.
«Мин йокларга әзерләнә башладым, һаман йоклап булмый. Төн буе йокламадым, ә иртән, бу төш түгел иде, мин аның тавышын ачыктан-ачык ишеттем: «Әни, минем кулларым, аякларым өзелде, ничек яшәрбез соң?» Мин аңа: «Улым, без яшибез, мин бит янәшәдә», – дип җавап бирдем. Мин иртән уяндым, вак бәлеш пешерергә уйладым. Айвар вак бәлешне бик ярата иде. Бернәрсә дә булмаган кебек, мин бернәрсә дә белми идем әле. Мин камыр куйдым. Һәм кинәт телефон шалтырады. Совет хәрби комиссариатыннан шалтыраттылар. Бу – хәрби кеше иде. Ул үзе белән таныштыра башлады, һәм мин шунда ук: «Улым исәнме?» – дип сорадым. Ул: «Юк», – диде. Тиздән киләчәген әйтте. Аның белән район администрациясе хезмәткәрләре, «ашыгыч ярдәм» бригадасы да бар иде. «Похоронка» алып килделәр», – дип искә ала ул.
Аннары анага улын җирләр өчен 1 ай көтәргә туры килә.
«Бер генетик экспертиза расланмый, икенчесе. Генетик материалны почта аша җибәрделәр – минем канны һәм аның әйберләрен. Мин депутат Айрат Фәрраховка шалтыратканчы, барысы да озакка сузылды. Ул үзе Ростовка китте һәм иртән миңа шалтыратты да «генетик экспертиза расланды» дип хәбәр итте. Бу – 4 февраль иде, ә 6сы көнне Айварны алып кайттылар. Аның белән хезмәттәше Кирилл да һәлак булды. Аның гәүдәсе бербөтен иде, аны хәтта юдылар, христиан традицияләре буенча җирләделәр, ә Айварны – юк», – дип уртаклашты Фәридә Имаметдин кызы.
«Мин аңа һәрвакыт «син безнең гаиләдә баш» дип әйттем»
Айвар радиоэлектрон разведкада хезмәт итә, ул дошман самолетларын һәм ракеталарын күзәтә. Соңрак улының сугышчан иптәшләреннән дошманның 6 ракета җибәргәнен белдем: икесен алар бәреп төшерә, берсе аларга оча, калганнары мобиль төркемгә эләгә. Анда икесе авыр яраланган, әмма хәзер алар инде аякка баскан, яңадан сафта.
Ике кеше – Кирилл һәм Айвар һәлак булган. Кирилл – Архангельскидан. Аннары без аның әтисе белән аралаштык. 1 ел элек шул ук урында аның олы улы үлгән булып чыкты. Хәзер Кириллның әти-әнисенең кызы гына калган. Аның әтисе миңа: «Сезгә улыгыз белән горурланырга кирәк, алар – геройлар», – диде. Ә миңа ни өчен бу горурлык? Миңа улым кирәк. Айвар миңа: «Әнием минем барысы да яхшы. Мин хәтта сугышмыйм да. Мин аларны ишетәм, ләкин аларның кайда икәнен күрмим. Барысы да яхшы», – дигән иде. Әлбәттә, бу дөрес түгел иде, ул мине тынычландырыр өчен генә шулай дип әйткән», – дип искә ала әнисе.
Айварның әнисе улының дуслары белән элемтәдә тора. Ул, кем белән дуслашырга икәнен бик җентекләп сайласа да, җирләүгә бик күп егетләр килде – хәтта ерак төбәкләрдән дә.
Алар аны хөрмәт иткәннәр. Аның белән хушлашырга теләүчеләр бик күп иде. Без аны 1 ай көттек, Дан аллеясындагы «Курган»да җирләдек. Батырлык орденын үлгәннән соң бирделәр. Мин аны озак көттем, тик 9 Майда гына кадет корпусында тапшырдылар», – дип искә ала Фәридә Имаметдин кызы.
Улының хезмәттәшләре аның әнисенә Айварның фронтта нинди булуы турында сөйләгәннәр.
«Алар аны «аралашучан, шат күңелле иде» диделәр. Бу – минем өчен гаҗәп булды, чөнки ул өйдә беркайчан да андый түгел иде. Ул һәрвакыт бик җаваплы, җитди иде. Ул җаваплылык тойды, һәм безнең гаиләдә ул һәрвакыт баш иде. Мин аңа һәрвакыт «син безнең гаиләдә баш» дип әйттем. Ул минем кебек түгел, бөтенләй башкача фикер йөртә иде. Ул миннән күпкә олырак кеше кебек фикер йөртә иде», – дип уртаклашты ана.
Фәридә ханым әлегә киләчәккә планнар кормавын әйтте.
«Ул 9нчы сыйныфта укыганда, мин клиник үлем кичердем. Ул танышларыбыздан аны зиратка алып баруларын сорый. Анда әнисен алып китмәүләрен сорарга тиешлеген әйтә. Аның өчен «әни» гади сүз түгел иде. Минем өчен үз гомерен кызганмады. Гомумән, ул үз гомерен әнисе хакына биргән. Мин, үз гомеремне улым өчен бирә алган булсам иде, дип теләр идем», – ди геройның әнисе.
Елена Фенинадан тәрҗемә, «Татар-информ»