news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мин аңыма да килеп бетмәдем» – Алмаз Мирзаянов һәм Зөлфирә Шәйдуллинаның сабыйлары туган

Җырлы гаилә Алмаз Мирзаянов һәм Зөлфирә Шәйдуллина гаиләсендә зур сөенеч. Аларның кызлары туган.

news_top
«Мин аңыма да килеп бетмәдем» – Алмаз Мирзаянов һәм Зөлфирә Шәйдуллинаның сабыйлары туган

«Бәби табу йорты тирәли әйләнеп, тәрәзәдән күзләп, кызмы-малаймы дип белешеп йөргән вакытларның да үз романтикасы булгандыр ул! Хәзер бөтенләй башка замана! Минуты, секунды белән мәгълүмат килеп тора. Мин аңыма да килеп бетмәдем, күпме котлаулар килә! Зур рәхмәт сезгә, якыннарыбыз! Рәхмәт, әнисе», – дип шатланган социаль челтәрендә яшь әти Алмаз Мирзаянов.

Алмаз Мирзаянов бәби табу алдыннан тормыш иптәше белән смс хәбәрләр язышуын күрсәткән. Чыннан да бик кызык.

«Җаааааныыыыыым! Бик авыртамы?» – дип сораган Алмаз Мирзаянов

«Хә табарггаиьеккнжи» – дип җавап биргән әни булырга җыенучы Зөлфирә Шәйдуллина.

«Киттем намазлыгыма», «Бер сәгать булдыыыыыы», «Әби агарды инде» – дип борчылып язган ул һаман хәбәре булмаган хатынына.

«Әтисееееееее котлыйм!» – дип, нәкъ бер сәгать узгач шатлыклы яңалыкны хәбәр иткән яшь әни.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар