"Мин аның өйләнгәнме-юкмы икәнен дә белмим". Айсылу Габдиновага кем чәчәк бүләк итте?
“Үткәннәр сагындыра” ретро концертында сәхнәгә чәчәк чыгарган егет Айсылуны аптырашта калдырган.
– Бүген чыгышым тәмамлангач, бер егет миңа чәчәк бирде. Без аның белән якыннан таныш түгел, әмма мин аны беләм. Сез дә беләсез аны, тик кем икәнен әйтә алмыйм, чөнки безне бер нәрсә дә бәйләми. Аның чәчәк чыгаруы минем өчен көтелмәгән хәл булды. Мин аның өйләнгәнме-юкмы икәнен дә белмим хәтта. Моңа кадәр дә артык игътибар күрсәткәне булмады, “Инстаграмдагы” фотоларга лайклар гына куеп бара”, - диде Айсылу “Татар-информ”га. "Татар-информ"га билгеле булганча, бу егет өйләнмәгән, радиода эшли.