«Мин аны яраттым»: Хатынын улы каршында үтергән әти кеше җинаять кылуын хәтерләми
Суд кечкенә улы каршында хатынын үтергән 44 яшьлек эретеп ябыштыручы Роман Б.ны тикшерү изоляторына озатты. Ул ким дигәндә 2 ай рәшәткә артында калачак. Билгеле булганча, ул хатынына 14 тапкыр пычак белән кадаган, шуннан соң аның мәетен диван тартмасына яшергән. Боларны күреп торган уллары елый-елый әбисенә шалтыраткан, ә ул үз чиратында полиция чакырткан. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
– Иртән эчкәнемне хәтерлим, кухняда диванда ятып кино карадым. Хатыным Лидия (исеме үзгәртелгән – иск.ред.), улым да уянды. Хатыным минем янга килде, без нәрсә турындадыр сөйләштек. Тыныч, талашмыйча. Шуннан соң мин тагын да күбрәк эчә башладым һәм акылымны югалтканмын. Улымның кычкыруыннан уянганымны хәтерлим. Мин аны тынычландырырга тырышып карадым. Аннары полиция хезмәткәрләре килде һәм мине тоткарладылар. Лидиянең үлгәнен алардан гына белдем, – дип сөйләгән ир-ат сорау алу вакытында.
Гаилә дуслары аларның 20 елдан артык бергә яшәүләрен әйткән. Икесе дә Приморье краенда туып үскән. 2 балалары туган. 2024 елда ир белән хатын тормышын кискен үзгәртергә була һәм илнең башка ягына – Петербургка күченә. Олы уллары туган ягында калган, аңа хәзер 20 яшь.
– Лида һәрвакыт Петербургта яшәргә теләде. Ул искиткеч хатын, дус һәм әни иде. Балаларын бик яратты. Һәрвакыт шат күңелле, якты һәм чиста кеше булды, – дип искә ала хатынның танышы.
Җинаять кылган ир-атның чын мотивларын тикшерүчеләргә ачыкларга туры киләчәк. Әлегә ул барысын да алкогольгә сылтый.
– Мин Лидияне чыннан да яраттым. Безнең мөнәсәбәтләр бик җылы иде. Кайвакыт без талаша да идек, ләкин җитди түгел. Хатыным минем кебек ярсып китүчән түгел иде. Проблема – минем соңгы вакытта бик күп эчүемдә. Лидия мине ачуланмады, ә ярдәм итәргә тырышты, миңа ниндидер препаратлар бирде, дәваларга тырышты, – ди ул.
Баланы әбисе белән бабасы алган. Аңа психолог ярдәме кирәк булачак, диелә хәбәрдә.