Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин аны яратам бит». Кыйналып яшәгән хатын ирен үтергән

news_top_970_100
«Мин аны яратам бит». Кыйналып яшәгән хатын ирен үтергән
https://pixabay.com/

Мәскәү өлкәсенең Реутов шәһәрендә яшәүче хатын бергә яши торган ирен үтергән. Әлеге фаҗига турында РЕН ТВ каналы яза.

Күкрәгенә пычак кадап яраланган ир-атны 13 ноябрьдә төнлә хатынының анасы лифт янында таба. Ир-ат фатирына кереп җитә алмый, ул ашыгыч ярдәм килеп җиткәч үлә.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, 40 яшьлек ир-атны хатыны үтергән, дип шикләнәләр. Алар 2 ел бергә яши, бу вакытта мәрхүм ир-ат хатынын кыйнап тора, еш кына исереп йөри.

Күршеләре сүзләренчә, җинаять булган көнне бу ир-атның бергә яши торган хатыны анасына яза, иренең аны кыйнавын әйтә, ярдәм сорый. 

Соңрак ачыкланганча, хатынның әнисе берничә тапкыр кызына, ярсыган иренә зарланып, полициягә мөрәҗәгать итәргә әйтә. Ләкин хатын ирен яратуын белдерә, полициягә барудан баш тарта.

Фаҗига булган кичтә хатын әнисенә шалтырата, «ул мине үтерә» дип кычкыра. Әни кеше подъездга йөгереп керә, канга баткан лифтны, баскыч алдындагы мәйданчыкта идәндә ятучы ир-атны күреп ала. Аннары фатирдан аның кызы чыга, үлеп баручы бергә яши торган иренә карап елый, кычкыра.

Хатын әнисенә сөйләгәнчә, ире «үтерә башлагач», ул ирен ишектән төртеп чыгара.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, мәрхүм ир-ат Мәскәү өлкәсендә тикшерүче булып эшләгән, «ул кая һәм ничек сугасын белгән».

Ир-ат ике тапкыр хатынның борынын сындырган, ире колагына суккач, хатын берничә айга чукракланып калган.

«Булдыра алмыйм, мин аны яратам», – дигән хатын, әнисенең полициягә мөрәҗәгать итү турында сүзләренә җавап итеп.

Шул ук вакытта бу хатын иреннән куркуын да әйткән. Ире исә «беркая да китми ул» дип сөйләгән.

Әнисе фикеренчә, бу хатын фаҗига булган кичтә дә үзен якларга маташкан.

Хәзер тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100