Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев озакка сузылган гастрольләрдән соң, ниһаять, өенә, гаиләсе янына кайткан. Җырчы үзенең сторисларында тормыш иптәше Резидә белән матур видео да урнаштырган. Ул анда хатынын «иң матур чәчәгем» дип атый, аңа карата мәхәббәтен белдерә.
«Дуслар, сезгә зур-зур кайнар сәламнәр. Сез җибәргән күчтәнәчләр белән чәй эчтек. Сез биргән бүләкләр, чәчәкләр өстәл түрендә тора.
Ә менә бу минем иң матур, иң кадерле чәчәгем. Бизәнмәгән, укол да кадатмаган, брендлы кием дә кимәгән. Әмма мин аны шул килеш яратам. Бөтен кеше өчен дә кыйммәтләр төрле була. «Артист хатыны башкача булырга тиеш», – дип еш язалар миңа. Мин бер дә алай уйламыйм», – дигән ул.