Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин әнине күралмыйм». Вәхши ана баласы каршында сөяркәләре белән ята

news_top_970_100
«Мин әнине күралмыйм». Вәхши ана баласы каршында сөяркәләре белән ята
"Татар-информ" архивы

Петербургта 3 ел буена 13 яшьлек кызын кыйнаган, ачлыктан интектергән, баласы каршында сөяркәләре белән урын өстендә яткан хатын гаебен тулысынча таныган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

13 яшьлек Катя (исемнәр үзгәртелә) үз-үзенә кул салырга маташкач, тикшерү башлана. Ачыкланганча, соңгы 3 елда ул тәмугтагы кебек яши. Әнисе – 34 яшьлек Александраны соңгы 6 елда туганнары да, дуслары да таный алмый. Ул бергә яши торган ире Дмитрий белән бозылган. Беренче никахта туган кызы Катяга да рәт калмаган.

Саша белән Дмитрий эш урынында – складта таныша. Ир эчәргә ярата. Шуннан бирле алар көн саен эчә. Кечкенә генә студия арендалап яшиләр. Үзләре диванда йоклый, бала юка матраста идәндә ята. Эчәргә акча табыла, ә балага карават алырга – юк.

«Саша эчкечегә әверелде. Кызы белән гел талаша башлады. Кыйнады, кычкырды. Бала «икеле»ләр ала, мәктәпкә йөрми башлый. Шул чакта гаилә полиция игътибарына эләгә. Ләкин ана кешене акылга утыртып булмый. Ул вәхшиләнә бара гына. Баласын тәрбияләү өчен коточкыч ысуллар уйлап таба – каешның тимерле башы белән кыйный, матраста яткан баланы аяклары белән типкәли», – ди якыннары.

«Хатын туганнарының сүзләренә колак салмый, «өйрәтмәгез мине!» дип кычкыра. Баласын сөяркәләре янына алып бара. Алар барысы да бер бүлмәле фатирларда була. Катя каршында секс белән шөгыльләнә. Кыз барысын да аңларлык яшьтә, тик берни дә эшли алмый», – ди танышлары.

2023 ел башында бала үз-үзенә кул салырга маташканнан соң, хастаханәгә эләгә. Табиблар полициягә хәбәр итә. Тикшерү комитеты Александрага карата җинаять эше ача. Аңа өй аресты билгеләнгән.

«Тикшерү версиясе буенча, әни кеше кызын даими рәвештә кимсетә, ризыгын тартып ала, ял иттерми. Ул баласын хәмер эчкән килеш тә, наркотиклар кулланган килеш тә газаплый. Бу хәл 2021 ел гыйнварыннан 2023 ел мартына кадәр – кызны хастаханәгә салганчы була», – дигәннәр судларның берләштерелгән матбугат хезмәтендә.

Александра судта гаебен таный, тик үкенми. Кызны хастаханәдән балалар йортына җибәргәннәр. Туганнарының берсе дә аны үзләренә ала алмый.

«Башка балалар аны кыерсыткан вакытлар була. Ләкин Катя, еш кына, анда өйдәгедән яхшырак булуын әйтә. «Юк, мин өйгә кайтмыйм. Мин әнине күралмыйм», – ди», – дип сөйли гаиләнең танышы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100