
Җырчы Ләйсән Гыймаева яшь чактагы фотоларын карап утырган һәм аларны язылучыларына да күрсәткән. Фотоларда – булачак җырчының әле педагогия көллиятендә укып йөргән вакытлары. Бик күп яшь кызларда була торган үз-үзен яратмау стадиясен дә узарга туры килгән икән Ләйсәнгә.
«Бу – минем иптәш кызым, авылдашым Диләрә. Ә бу – мин.17-18 яшь, төгәл белмим, фото артына язылмаган.
Таза, юан, симез, дип уйлый идем үземне… Шулай булган да инде», – дип яза ул фото янында, елмаюлы смайллар куеп.
Ләйсән Гыймаева үзеннән кечерәк энеләре белән төшкән фотосын да куярга булган. «Мин әниләре кебек монда», – дип көлгән ул чираттагы фотодан.