Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин, әнием, сиңа бурычлы» – Айдар Тимербаевның әнисенең туган көне

Танылган композитор, автор-башкаручы, Татарстанның атказанган артисты Айдар Тимербаевның әнисенә кичә 82 яшь тулган.

news_top_970_100
«Мин, әнием, сиңа бурычлы» – Айдар Тимербаевның әнисенең  туган көне
Фото Айдар Тимербаевның шәхси аккаунтыннан

Шул уңайдан композитор социаль челтәрдәге сәхифәсендә әнисен тәбрикләп, бик мәгънәле шигырь юллары белән уртаклашкан:

Рәхмәт, әни, тудырганың өчен,

Төн йокламый мине бакканга.

Сабырлыгың белән күңелемә

Иман орлыклары салганга.

Рәхмәт, әни, дөрес тәрбияңә

Минем өчен янып-көйгәнгә.

Авызыңнан өзеп, ашамыйча

Соңгы телемеңне биргәнгә.

Рәхмәт, әни, кулларыңны сузып

Бәхет теләп кылган догаңа.

Киңәш-табышыңны кызганмыйча

Фатыйхаңны биреп торганга.

Синең өчен, бары синең өчен

Рәхмәтемнең иң-иң олысы.

Гомеремнең һәр мизгеле саен

Мин, әнием, сиңа бурычлы!

Айдар Тимербаевның бик күп хезмәттәшләре, виртуаль дуслары да изге теләкләрен ирештергәннәр. Күңелләрне, бәгырьләрне айкый торган җырлар иҗат иткән композитор тудырган, үстергән анага сәламәтлек, балалар игелеге, оныклар куанычы, күңел тынычлыгы, озын гомерләр теләгәннәр.

«Бик бәхетле кеше син, Айдар!», «Әниегезгә охшаган икәнсез», – дип комментарий калдыручылар да бар.

Сүз уңаеннан, кичә Яр Чаллы шәһәрендә Айдар Тимербаев җырларыннан төзелгән зур концерт булган. Анда бик күп популяр артистлар катнашкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100