news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мин әни белән бер яшьлек кебек»: Гөлназ Сәфәрова гаилә альбомыннан фото күрсәтте

news_top
«Мин әни белән бер яшьлек кебек»: Гөлназ Сәфәрова гаилә альбомыннан фото күрсәтте
Фото: Гөлназ Сәфәрованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Алып баручы Гөлназ Сәфәрова, бик якын кешесен туган көне белән котлап, гаилә фотоларын урнаштырды. Кичә аның бертуган сеңлесе Айсылуның туган көне булган.

«Менә бит кем туган бүген. Минем бәхеткә», – дип яза Гөлназ. Ул сеңлесенең кечкенә вакыттагы фотосын куйган. Зур бантлар таккан бәләкәй кызчык кызыл уенчыкны кочаклап төшкән.

Гөлназ гаилә альбомыннан тагын бер фотоны да күрсәтте. Анда инде Гөлназ һәм Айсылу әти-әнисе белән төшкән. Кызларның яшь чагы. «Әниләргә килеп, альбомнар актардым. Мин бу фотода әни белән бер яшьлек кебек. Юк, мин монда бөтенләй гаиләдә иң олысы кебек», – дип язган ул.

Гөлназ Сәфәрова үзгәргәнме?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар