Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин анда акча өчен бармыйм»: 54 яшьлек агроном контракт буенча махсус операциягә китте

Балтач районында яшәүче 54 яшьлек чирек гасыр агроном булып эшләгән, беркайчан да хәрби хезмәт белән шөгыльләнмәгән, әмма махсус операциянең беренче көннәреннән үк Ватанны якларга теләгән белдергән агроном Саклану министрлыгы белән контракт төзеп, хәрби әзерлек узган. «Татар-информ» аның үзе һәм хатыны белән аралашты.

news_top_970_100
«Мин анда акча өчен бармыйм»: 54 яшьлек агроном контракт буенча махсус операциягә китте
Фото: гаилә архивыннан

«Айдарның бернинди хәрби тәҗрибәсе юк, хәтта армиядә дә хезмәт итмәгән»

«Татмедиа» АҖнең язылучылары арасыннан уйнаткан төп бүләген – «Ижминводы» шифаханәсенә юлламаны ТР Балтач районыннан Айдар Зәкиев алды. Әмма аны ул үзе килеп ала алмады – күптән түгел махсус хәрби операциягә киткән. «Татар-информ» Айдарның хатыны Гөлшат Зәкиева белән сөйләште.

Айдар – белем буенча агроном, ул 25 ел дәвамында «Татарстан» колхозында эшләгән. Аңа 54 яшь. Якыннары әйтүенчә, махсус операциянең беренче көннәреннән үк ул Ватанны саклау теләге белән яна. Бернинди хәрби тәҗрибәсе дә юк, хәтта армиядә дә хезмәт итмәгән. Ләкин ул җитди һәм җаваплы карар кабул итә, һәм аны беркем дә туктата алмый.

Әлбәттә, күңелсезләндек, әмма ул безнең каршы булмавыбызны теләде, шуңа күрә күнәргә туры килде, – дип сөйләде хатыны Гөлшат Зәкиева.

Айдар белән Гөлшат инде 33 ел бергә. Хатыны сүзләренчә, бу вакыт эчендә алар беркайчан да аерылмаган. Беренче очрашудан – яшь Айдар дуслары белән Гөлшат яшәгән күрше авылга кунакка килгәннән бирле бергә.

Бүген ирне хатыны, 2 баласы һәм 2 оныгы көтә. Ерак булуына карамастан, Айдар туганнары белән элемтәдә торырга тырыша, еш шалтырата, алар өчен борчыла.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Безнең бурычлар, кредитлар юк, акчага мохтаҗ түгелбез»

Гөлшат сүзләренчә, ире контракт төзү турында карар кабул иткәндә, акча аны бөтенләй кызыксындырмаган. Айдар – Россиянең чын патриоты, тыныч тормыш булуын теләде, ди ул.

Безнең бурычлар, кредитлар юк, акчага мохтаҗ түгелбез. Ул миңа: «Мин анда акча өчен түгел, ә идея өчен барам», – диде, – дип сөйләде Гөлшат Зәкиева.

Айдар, озак һәм җентекләп, махсус хәрби операция зонасына җыена, ә барысы да әзер булгач, хәрби комиссариатка бара. Озату тыныч уза. Казаннан ул 6 февральдә китә, хәзерге вакытта Екатеринбургта хәрби әзерлек уза. Гөлшат әйтүенчә, бөтен гаилә аның ялга кайтачак көннәрне саный.

«Әлбәттә, ияләштем, әмма барыбер әллә ничек», – дип сөйләде Гөлшат.

«Алтынчы дистәсен ваклаган хәрби бүгенге көндә әзерлек үтә»

«Татар-информ» Айдар Зәкиевнең үзе белән элемтәгә керә алды. Ул хәзерге вакытта төрле хәрби дисциплиналар буенча әзерлек узуын сөйләде. Кайбер нәрсәләрне тиз генә өйрәнеп булмавын әйтә, ләкин ул төшенкелеккә бирелми – бу әле башы гына, ди ул.

«Яшь үзен сиздерә: алтынчы дистәне вакладым бит. Мин бирешергә җыенмыйм», – дип сөйләде Айдар Зәкиев.

Айдар сүзләренчә, аның һәм аның иптәшләренең сугышчан рухы көчле. Укулар тәмамлангач, алар махсус хәрби операция зонасына якынрак барачак. Анда тагын күпмедер вакыт әзерлек үтәчәкләр, ә аннан инде мотоукчылар гаскәрләре составында алгы сызыкка китәләр.

«Татар-информ»нан Кирилл Гөмәрев язмасы тәрҗемә ителде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100