Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин - альфонс һәм моның белән горурланам»

Хатын-кызларның яратмыйча, акча өчен кияүгә чыгуын безнең җәмгыятьтә нормаль хәл дип кабул итәләр. Мондый никахлар аларга финанс бәйсезлеген тәэмин итә, проблемаларын чишәргә һәм куйган максатларына ирешергә ярдәм итә. Болай яшәүче парлар күп һәм бу норма.

news_top_970_100

Әмма ни өчендер ир-атларның акча өчен хатын-кыз белән бәйләнүе бик тискәре кабул ителә һәм шактый мыскыллы сүз белән «альфонс» дип атала.

Мин дә өйләнгән идем, яратып өйләндем, зур гаилә турында хыялландым, әмма гаилә тормышы минем хыялларны акламады. Көндәлек мәшәкатьләр, бардак, акчасызлык... Ә акча һәр нәрсәгә һәм һәрвакыт кирәк. Ә син ир-ат икән, теләсә ничек акча эшләргә тиеш! Хатыным белән өч ел яшәдек тә, яхшы гына аерылыштык. Моның өчен бер генә тапкыр да үкенгәнем булмады.

Менә хәзер бишенче хатын-кыз инде мине тәэмин итеп тора. Үзе һәрвакыт сексуаль, үзем теләгәнчә миңа буш вакыт бирә, көндәлек мәшәкатьләр белән җанымны ашамый. Әйе, мин альфонс!

Һәрбер ир-ат та бай хатын-кызны үзенә карата алмый, хәтта бик теләсә дә. Хатын-кызның психологиясен бик нечкә тоемларга, аның күңелен күрә белергә, модалы киенергә, спорт белән шөгыльләнергә кирәк.

Хәзер мин очрашып йөри торган хатын-кыз элек йөргән кызның дусты. Элек очрашып йөргән кызым ире белән араларын җайлады, моңа минем дә ярдәм тиде. Мин аңа үз-үзенә ышаныч табарга ярдәм иттем, ире белән аралары җайлансын өчен үзен ничек тотарга икәнен өйрәттем. Шуңа күрә без аның белән дусларча аерылыштык, мин аннан бик күп бүләкләр алдым, хушлашу уңаеннан миңа искиткеч кичке аш оештырды һәм үзенең дус хатыны белән таныштырды.

Әгәр әхлак турында стереотипларны һәм кирәкмәгән фикерләргә күз йомсаң, барысы да бик җиңел бит! Бары тик тормыш белән ләззәтләнергә, үз рәхәтең өчен яшәргә кирәк, ә сиңа моның өчен түлиләр дә әле.

Әлбәттә, очрашып йөргән хатын-кызларым барысы да миннән олырак. Әгәр инде «Фу, син әбиләр белән очрашасың!» - дип әйтергә теләүчеләр бар икән, шуны әйтәсем килә. Ул хатыннарда акча шулкадәр күп, алар үзләрен япь-яшь кызларга караганда да яшьрәк тота. Бу факт! Тотып карамыйча белеп булмый, шуңа күрә мин ни сөйләгәнемне беләм.

Шулай да минусы да бар инде, дусларымның күбесе миннән читләште. Мондый мөнәсәбәтләр миңа тотрыклылык бирми, әмма мин җитәрлек акча тупладым. Бу акчага автомобиль ремонты остаханәсе ачарга телим, шушы вакыт эчендә фатир, яхшы машина сатып алдым. Үз эшемне башларга телим һәм бәлки тагын бер 5 елдан өйләнермен, балаларым булыр. Мин дә гадәти ир-атлар кебек бер хезмәт хакыннан икенчесенә кадәр яши башлармын. Анысын вакыт күрсәтер.

Ә хәзер мин тормышымнан бик канәгать һәм альфонс булу минем өчен тамчы да оят түгел!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100