Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин әле пока айнык» – Фирдүс Тямаев быелгы Сабантуйда да суга сикергән

news_top_970_100
«Мин әле пока айнык» – Фирдүс Тямаев быелгы Сабантуйда да суга сикергән
видеодан скриншот

Фирдүс Тямаевның Сабантуйларда төрле кәмитләр ясау тәҗрибәсе бар инде. Моннан берничә ел элек җырчы Буа Сабантуенда суга сикергән иде. Аның артыннан, кызып алган тамашачысы да берәм-берәм су керә башлады.

Җырчыга бу алым ошап киткән бугай. Элекке «трюк»ларын ул быел да кабатларга булган. Саба районы Явлаштау авылы сабан туенда Фирдүс өр-яңа концерт костюмнары белән күлгә сикергән.

«Тирәнме анда?» – дип сораган була ул башта. Мәйданнан «2 метр тирәсе» дигәннәре ишетелә. «Ю-юк, кирәкми, не надо. Буада сикергәч тә мине «исерек» диделәр. Мин пока айныйк әле», – дип ялындырган була ул, һәм, күп уйлап тормыйча, күлгә чума. «Әйдәгез, авылча су кереп алабыз!» – дип, халыкны да үзе белән су керергә чакыра. Ләкин бу юлы аның артыннан иярүчеләр табылмый. Халык: «Фирдүс!, Фирдүс!» – кычкырып, җырчыга көч биреп тора, аны иң уңышлы концертларындагы кебек алкышлый.

Алга таба Сабантуй концертын җырчы юеш киемнәр белән дәвам итә.

Фирдүс Тямаев су кереп чыкканнан соң рәхәт булып китүен, бөтен арганлыклары бетүен дә искәрткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100