Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин әле кайтачакмын» - Чаллыда «Ковид» булып киенгән кеше халыкны куркытып басып торган

news_top_970_100
«Мин әле кайтачакмын» - Чаллыда «Ковид» булып киенгән кеше халыкны куркытып басып торган

Чаллы урамнарында халыкны куркытып «Ковид» вирусы булып киенгән бер кеше басып торган.  Ул кулына «Мин әле кайтачакмын» дигән язу тоткан, табибларның кызыл зонада эшли торган саклану костюмын кигән, ул костюмга битлекләр ябыштырып бетергән. «Челны-онлайн» телеграм-каналы бу иренмәс җанның бер даруханә янына шактый озак вакыт игътибар җәлеп итеп торуы турында яза.

«Бу кешенең эше беткән икән», «Психушкага алып китәргә кирәк үзен», «Туйдырдыгыз инде ул ковидыгыз белән», «Бу юләрне тотып тукмарга кирәк – дип комментарийлар калдырган халык бу пост астында. 

«Ковид кире кайтты инде ул. Икенче тапкыр авырыйм. Тиздән барыбызга да киләчәк», «Киләчәк түгел, ул инде бусага төбендә», – дип телеграм каналны укып баручыларның күңеленә тагын да шом салган берничә кеше. 

Моны битлек һәм антисептиклар рекламасы дип фаразлаучылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100