Җырчы Алинә Даутова икенче тапкыр әни булган. Гыйльметдиновлар гаиләсендә 24 август көнне тагын бер кыз дөньяга аваз салган.
«24 август 2026, 21:07. Без икенче тапкыр әти-әни булдык. Исән-сау бул, кызым. Озын гомерле бул. Безгә авыр вакытларда өмет биргән балабыз. Мин әле дә ышанмыйм…» – дип яза ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Гаиләне әлеге куанычлы вакыйга белән котлыйбыз!
Фото: © Алинә Даутованың социаль челтәреннән