news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сабирова: «Минем кино карыйсым килә, миңа өй эшләре тәкъдим итәләр»

news_top
Миләүшә Сабирова: «Минем кино карыйсым килә, миңа өй эшләре тәкъдим итәләр»
Миләүшә Сабирова аккаунтыннан

Данир Сабировның тормыш иптәше, 2 бала әнисе Миләүшә уй-фикерләре белән уртаклашты. Ул кино карау урынына дәрес әзерләргә туры килүенә зарлана.

«Балалар бүлмәсенә кердем. Дания дәрес әзерләргә булышуымны сорады, гадәттә, мин бөтенләй дә дәрес әзерләшмим, алар үзләре эшли. Ул (Дания) миннән ярдәм соравына үкенде. Ул 2 тапкыр аңламаса, мин … Әгәр дә укытучы булсам, мин балаларны, әгәр мине алар беренче тапкырдан аңламасалар, кыйнар идем шикелле … Минем кино карыйсым килә, миңа өй эшләре тәкъдим итәләр», – дип сөйли ул социаль челтәрдә.

Бу урында аңа кызы: «Әни, син бит әни. Син балаларга булышырга, аларны үстерергә тиеш, син бит аларның акыллы булуларын телисең», – дип җавап бирә.

«Мин тагын нәрсәләр тиеш?» – дип гаҗәпкә кала Миләүшә Сабирова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар