«Миллионнарча зыян»: канализациядә уенчыклар, телефоннар һәм памперслар табыла
Шәхси гигиена әйберләре, азык-төлек, чәнечкеләр, уенчыклар һәм хәтта телефоннар... «Водоканал» хезмәткәрләре быел канализациядән 2,7 мең куб. метр чүп чыгарган. Гадәти булмаган табылдыкларны журналистларга күрсәттеләр.
«Водоканал» канализациядән тәүлегенә 9 тоннага якын чүп чыгара
«Ясалма фәһемне кулланырга өйрәндек, ә унитаз белән проблема», – дип сөйләгән иде күптән түгел Казан мэры Илсур Метшин. Бу теманы дәвам итеп, «Водоканал» оешмасы объектларына матбугат туры оештырылды, анда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә суларны Иделгә агып төшәр алдыннан чүп-чардан ничек чистартуларын күрсәттеләр.
Торак төзелешләрдән һәм сәнәгать предприятиеләреннән агып чыккан сулар башта канализация насос станцияләренә килә. Анда беренчел фильтрация уза – агып килгән су махсус рәшәткәләр ярдәмендә эре чүп-чарлардан чистартыла, аны алга таба полигоннарга чыгаралар.
«Без хәзер Казанның иң зур канализация станцияләренең берсендә. Шәһәрдә барлыгы шундый 108 станция бар. Бирегә шәһәрнең биштән бер өлешеннән агынты сулар килә. Монда Казан халкы агызган пычрак су беренчел чистарту уза», – дип сөйләде «Водоканал» предприятиясенең канализация хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Марат Сибгатуллин.
Марат Сибгатуллин
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Ачыкланганча, «Водоканал» белгечләре канализациядән тәүлегенә якынча 9 тонна төрле чүп-чар чыгара. Ел башыннан 2684 кубометр чүп алынган. Чүп-чарны авария бригадалары халыктан килгән мөрәҗәгатьләр буенча, шулай ук канализация насос станцияләрендә һәм шәһәр чистарту корылмаларында җыялар.
«Унитазга ташланган барлык әйбер канализация системасына эләгә һәм хуҗалык-көнкүреш сулары белән бергә, торбалар буйлап, безнең насос станцияләренә килә. Махсус рәшәткәләр ярдәмендә чүп-чарны тотып калабыз, җыябыз һәм инде чистартылган суны корылмаларга озатабыз. Әлеге канализация станциясендә генә дә тәүлегенә якынча 1 тонна чүп җыела», — дип сөйли Сибгатуллин.
Иделгә агызылган су елга суыннан чистарак
Аннан соң агынты сулар шәһәрнең чистарту корылмаларындагы кабул итү камерасына килә.
«Хәзер без Казанның чистарту корылмасындагы 1 нче рәшәткәләр бинасына килдек. Әлеге корылма суда эремәгән эре чүп-чарны тотып калу өчен билгеләнгән. Минем артымда 5 рәшәткә урнашкан, алар автомат рәвештә эшли һәм шәһәрдә яшәүчеләр унитазга ташлаган чүп-чарны тотып кала», – дип сөйләде Казанның биологик чистарту корылмаларының баш инженеры Илгиз Шакиров.
Илгиз Шакиров
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Рәшәткәләр су белән килгән эре чүп-чарны тотып кала, алар контейнерларда туплана һәм аннан соң каты коммуналь калдыклар полигонына җибәрелә. Алга таба агынты сулар ком тоту җайланмалары аша үтә, җыелган ком сепараторлар белән юыла, ком туплана һәм икенчел эшкәртүдә кулланыла.
«Суны техник дәрәҗәгә кадәр тулысынча чистартып, Иделгә агызабыз. Безнең предприятиедән чыккан су Иделнең үзеннән дә чистарак», – ди Шакиров.
Белгечләр әйтүенчә, канализация челтәрләрендәге тыгылуларны бетерү һәм системаны чистарту эшләренә ел саен дистәләгән миллион сум акча тотыла. Әлеге чыгымнар инфраструктураны үстерүгә юнәлтелә алыр иде.
«Канализация челтәрләрендәге тыгылулар кыйммәтле насос җиһазларын эштән чыгара», – ди Марат Сибгатуллин.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Гомуми зыян миллионлаган сумнар белән исәпләнә»
9 ай эчендә авария бригадалары су агызу системасында 12,8 меңнән артык тыгылу очрагын чистарткан. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда күбрәк – ул чакта 11,8 меңнән артык очрак теркәлгән.
«Казанда тәүлегенә 40-50 тыгылу очрагы була. 38 насос агрегаты (елына) ватылды һәм ремонтка җибәрелде. Чүп-чар җир астындагы торбаларда тыгылып кала, шулар аркасында торбалар аша су үтә алмый һәм тышка агып чыга. Аңлавыгызча, канализация суы җир өсте рельефы буенча агып, сулыкларга – Кабан күленә яки елгага эләксә, экологиягә зыян була. Безгә боларның барысын да чистартырга туры килә. Гомуми зыян миллион сумнар белән исәпләнә», – дип сөйли Сибгатуллин.
Матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 1 насосны ремонтлау уртача 600 мең сумга төшә һәм ярты елга кадәр вакытны ала. Агынты суларны чүптән чистарту җиһазы үзе дә шактый кыйммәт – 1 рәшәткәнең бәясе якынча 3 млн сум тора.
Кайвакыт зур габаритлы әйберләр ачык канализация люкларына эләгә. Мәсәлән, төзелеш калдыклары. Кайчак ишегалларын җыештыручылар люкларга коры яфракларны ташлый.
«Контроль алып барабыз, ләкин, кызганыч, барлык канализация коеларын – ә алар меңнәрчә – күзәтеп бетереп булмый. Бу – еш кына төнге вакытта да була», – дип аңлата Сибгатуллин.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Канализация агынтыларында страйкбол гранатасы табылган
Матбугат туры вакытында «Водоканал» хезмәткәрләре агынтылардан чыгарылган иң гадәти булмаган табылдыкларны да күрсәтте. Алар арасында уенчыклар, страйкбол гранатасы, акча купюралары, паспортлар һәм башка документлар бар.
«Чистартылган суда бернинди чит матдә дә калмаска тиеш. Шуннан соң гына ул Идел елгасына агызыла. Шуңа күрә без суны фильтрлыйбыз, ә чүпне җыеп алабыз», – дип сөйли Сибгатуллин.
Аның сүзләренчә, кешеләр канализациягә ризык калдыкларын, төрле көнкүреш чүп-чарны, идән чүпрәкләрен, колак чистарткыч таякчыкларны, салфеткаларны, памперсларны һәм башка шәхси гигиена әйберләрен ташлый.
Журналистларга агынты суларда табылган әйберләр дә күрсәтелде. Өстәлгә 200, 100, 50 һәм 5 сумлык кәгазь акча кисәкләре, чәнечке, кәрәзле телефон, бер кап макарон, помидор, мандарин, каралып беткән «Кар кызы» уенчыгы һәм башка төрле чүпләр тезелгән. Бу табылдыкларны «Водоканал» директоры Рөстәм Абдулхаков тәкъдим итте.
Рөстәм Абдулхаков
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Атна саен 300гә кадәр тыгылу очрагы теркәлә. Бригада башка аварияләрне дә төзәтә алыр иде, әмма мәҗбүри рәвештә тыгылу очракларын чистартырга бара. Боларның барысы вакыт таләп итә. Әгәр кешеләр җаваплырак булса, тыгылулар азрак булыр иде. Без башка авария участокларын да оперативрак төзәтә алыр идек», – ди Абдулхаков.
Ул, аварияләрне бетерү вакытында канализация системаларының эшчәнлеге вакытлыча туктатыла, дип искәртте.
«Салфеткалар, шәхси гигиена чаралары суда эреми»
Белгечләр сүзләренчә, канализациянең төп дошманнары – дымлы салфеткалар, колак чистарту таякчыклары, гигиена һәм контрацепция чаралары. Мондый әйберләр таркалмый, аларны кул белән алырга туры килә. Салфеткалар оешып килә һәм озак вакытка торбаларда кала. Бу – җиһазларның эшчәнлеген боза.
«Дымлы салфеткалар, шәхси гигиена чаралары суда эреми, аерып булмый торган конгломератларга оеша, насосларның эш тәгәрмәчләренә һәм рәшәткәләргә урала, чылбырга йөкләнеш барлыкка килә. Чистарту корылмалары мондый чүп-чарны тотып калу өчен каралмаган. Агынты суларга утильләштерү өчен каралмаган чүп-чар керә. Аларның капларына да «унитазга ташламагыз» дип язалар. Әмма кешеләр моны сирәк укый һәм бу кагыйдәләрне үтәми», – ди Илгиз Шакиров.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Канализация челтәренә чит предметлар ташлау катгый тыела һәм Россия төзелеш һәм торак-коммуналь комплекс буенча дәүләт комитеты «Торак фондның техник эксплуатациясе кагыйдәләре һәм нормалары»ның 5.8.7 пунктларын бозу булып санала.
«Бүген әйтәсе килгән төп фикеребез: шәһәр халкы канализациядән дөрес файдалану культурасын булдырсын иде», – дип йомгаклады Шакиров.
Казан мэриясе матбугат хезмәте искәрткәнчә, үзәкләштерелгән су агызу системасы кеше яки хайван организмында барлыкка килүче табигый калдыклар өчен генә билгеләнгән. Кызганыч, мондый кагыйдә бозучыларны ачыклау җиңел түгел, шуңа күрә коммуналь хезмәтләр халыкның аңлы булып, моңа җаваплылы каравына өмет итә.
«Кагыйдә бозуларны ачыкларга тырышабыз, идарәче компанияләр белән әңгәмәләр алып барабыз, халыкка йогынты ясый ала торган оешмаларга язмача мөрәҗәгать итәбез. Чүп-чарны чиләкләргә ташларга, аннары каты көнкүреш калдыклары контейнерларына чыгарырга кирәк», – дип йомгаклады Марат Сибгатуллин.
«Татар-информ», Наталья Рыбакова