Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Миллионнар түләдем, ә алар кадак та какмады»: акчасыз һәм йортсыз калу тарихы

news_top_970_100
«Миллионнар түләдем, ә алар кадак та какмады»: акчасыз һәм йортсыз калу тарихы
Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

Күп балалы гаилә йортсыз һәм ипотека белән кала

Офисы Сибгат Хәким урамында, «Казан» гаилә үзәге каршында урнашкан компания республика халкына йорт төзергә яки капиталь ремонт ясарга тәкъдим итә. Фирма турында Татарстан Массакүләм мәгълүмат чараларында вакыт-вакыт реклама чыга. Бу – халыкта ышаныч уята, дип сөйли «Татар-информ»га фирма клиентлары. Кешеләр әйтүенчә, иң ныгы эшне «рассрочка»га башкару вәгъдәсе җәлеп иткән. Кешеләргә 30 елга кадәр процентсыз ипотека тәкъдим итәләр, дип сөйләделәр агентлыкка фирма клиентлары.

Фирма клиентларының берсе – Минзәләдән Илнур Батыршин йорт төзергә теләгән. Участок сатып алган, нигез салган. Башта барысын да үзе эшләргә теләгән, акча җыйган, әмма Батыршиннар өченче бала тууын көткәнгә күрә, ипотека алырга һәм төзелешне тизрәк тәмамларга карар итә.

Фото: скриншот

«Без «ХТМ» компаниясенә тукталдык. Барысы да яхшы кебек тоелды, алар төзелгән объектларны күрсәттеләр, Миңа фотолар һәм адреслар җибәрделәр. Без фирманың ышанычлы булуын аңладык. Ул вакытта без инде 1 миллион сум акча җыйдык һәм бу акчаны компаниягә беренчел взнос буларак тапшырдык. Алар проект, смета төзеделәр, моның өчен без аларга аерым түләдек», – дип сөйли Илнур.

29 апрельгә барысы да түләнеп беткән иде, июльдә ипотека хупланган, дип сөйли ул.

Без аларга калган акчаны тапшырдык, һәм 22 июльдә алар объектка чыгарга тиеш иде. Ләкин бу көнне эшчеләрнең берсе дә килмәде. Барлык эшне Илнур Зәйнуллин алып барды. Башта ул директор дип уйладык, ләкин алай булмады. Ул безнең белән элемтәгә чыкты, тиздән эшләр башланачагын вәгъдә итте, әлегә барлык материаллар да сатып алынмаган, диде. Аннары ул һәм аның менеджерлары югалды, элемтәгә чыкмады», – дип искә ала ир-ат.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

«Мин аларга 4,5 миллион сум акча бирдем, ә участокта 3 сумлык кадак та барлыкка килмәде»

Гаиләгә төзелешне сентябрьдә башларга вәгъдә иттеләр, менеджерлар минем шалтыратуларыма бер-бер артлы эштән киткәннәрен һәм бу компаниядә бүтән эшләмәүләрен әйттеләр, дип сөйли Илнур.

«Алар атна саен дүшәмбе көнне башларга вәгъдә иттеләр. Нәтиҗәдә, Зәйнуллин, телефон аша мин аны үз шалтыратуларым белән туйдырып бетердем, дип әйтеп, участокта төзүчеләр өчен «бытовка» куйды. Берничә көннән соң ул үзе килеп, территория буйлап йөрде, нәрсә һәм кайда торачагын сөйләде, нәрсәдер үзгәртергә сорады. Шуннан соң 2 атна үтте. Минем шалтыратуларга җавап бирүче булмады. Һәм тагын Зәйнуллин үзе элемтәгә чыкты һәм кабат буш вәгъдәләр бирде. Ул вакытта мин килешүне өзү турында гариза яздым, ул миңа 7 көннән соң акчаны кайтарырга вәгъдә итте. Мин акчаны кайтармаячакларын белдем, чөнки ул вакытта мине мессенджерда Зәйнуллин гамәлләреннән зыян күрүчеләр төркеменә өстәделәр», – дип сөйли Батыршин.

Шул вакытта ир-ат бу төзелеш компаниясеннән ел ярым элек алданучылар барлыгын белә. Шуңа күрә ул шунда ук полициягә гариза яздым, дип искә ала Илнур Батыршин.

«Мин аңа 4,5 миллион сум акча бирдем. Бу акча өчен участокта 3 сумлык кадак та барлыкка килмәде. Ярты ел инде ипотека түлим – минем өчен, күп балалы әти өчен, бу – бик зур акча. Төзелеш мәйданчыгында бер генә төзүче дә күренмәде. Мин судка мөрәҗәгать иттем, гражданлык эше кысаларында, фирма вәкилләре беренче утырышка да, аннан соң икенче утырышка да килмәде. Хәзер өченчесен көтәм. Аларга карата җинаять эше кузгатылмаган, күбрәк зыян күрүчеләр җыелырга тиеш һәм фирма директорларының аңлы рәвештә эш итүләрен исбатларга кирәк, диделәр», – дип нәтиҗә ясады ул.

Илнур, килешүне имзалаган вакытта ук, начарлык сизгән, чөнки килешүне документта күрсәтелгән компания директоры түгел, ә башка кеше – телдән килешү булган кеше имзалаган, ди.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Тагын да зуррак зыян – 6 млн сум – Олеся Ивановада. Хатын-кыз йорт төзү өчен ипотека алган. Батыршиннар кебек үк, аның гаиләсе дә бернәрсәсез кала.

«Мин бөтен сумманы аларның счетына күчердем. Алар нигез казыды, ком алып килделәр, һәм шуның белән бетте. Безгә вәгъдәләр бирделәр, төзелеш материаллары килүен көтәбез, диделәр. Башта без аларга ышандык. Ләкин соңыннан дәгъва яздык, эш башланмаса, без килешүне өзәчәкбез һәм акчаны кире таләп итәчәкбез, дип кисәттек. Илнур Зәйнуллин бу дәгъваны кабул итте, имза куйды, гафу үтенде, без кул кысыштык, ул барысын да эшләргә вәгъдә итте. Ләкин шуннан соң ул югалды һәм элемтәгә чыкмый башлады. Без аның офисына күп тапкырлар килдек, ләкин ул бернәрсә дә булмаган кебек утыра иде, әйтерсең лә аның барысы да яхшы. Без килешүне өздек, әмма ул акчаны кире кайтармады», – дип сөйли Олеся.

Хатын башта полициягә, аннары прокуратурага гариза яза, ләкин аңа, башка клиентларга кебек үк, җинаять эше кузгатудан баш тарталар.

«Мин инде кая гына язмадым: Путинга 2 тапкыр мөрәҗәгать иттем, Татарстан Рәисенә дә хат яздым. Президенттан минем эшем Россия Эчке эшләр министрлыгына тапшырылды, дип җавап килде. Мин Тикшерү комитеты башлыгы Бастрыкинга мөрәҗәгать иттем. Прокуратурадан миңа, җинаять составы юк, дип җавап җибәрделәр, эш кире кагылды. Хәзер без судка мөрәҗәгать итәр өчен документлар әзерлибез», – дип уртаклашты хатын.

Андрей Петров та 1 елдан артык элек фирма белән йорт төзү турында килешү төзегән. Проект буенча взнос керткән.

«Барысы да яхшы иде. Ләкин махсус хәрби операция башланды, мин мобилизацияләгә эләгә ала идем, һәм компания дә шул вакытта эшен туктатты. Без килешүне ике якның да ризалыгы белән өзәргә булдык. Һәм монда проблемалар башланды, акчалар кире кайтарылмады, һәм әлегә кадәр акча кире кайтмады. Мин судка мөрәҗәгать иттем, һәм шул вакытта «ХТМ» килешү төзергә чакырды, дүрткә бүлеп, барысын да кире кайтарырга вәгъдә итте. Ләкин миңа бернинди акча да түләүче булмады. Чиксез вәгъдәләр генә бар иде. Алар миңа миллион сум бурычлы», – дип сөйләде Андрей.

Ярты елдан соң фирма директоры бурычны төзелеш материаллары белән кайтарырга тәкъдим итә, Андрей ризалаша, ләкин тулы күләмдә бурычны фирма түләми.

Полиция бу эшкә тотынгач, ул барлык клиентларына 1200 сум акча салган, мөгаен, үзләренең керемнәре барлыгын күрсәтер өчендер. Өстәвенә, ул бу акчаны хатыны счетыннан күчергән. Гомумән, бу – ниндидер аңлашылмаучан контора, финанс пирамидасы», – дип саный Андрей.

Фирма хуҗасыннан бурычларны хәтта приставлар да түләтә алмый, компаниянең барлык счетлары буш булып чыкты, дип сөйли ир.

Билгеле булганча, шул ук адрес буенча шул ук исемдәге башка фирма барлыкка килгән, әмма башка кешегә рәсмиләштерелгән. «Мин үз акчамны кире кайтарырга тырышканда, алар миңа тиеш булган сумма инде бәясен югалтты. Мин юристларга күп вакыт, күп акча сарыф иттем. Күпме ялган ишеттем», – ди Андрей Петров.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

«Алар Элистада шул ук исемдәге яңа компанияне теркәделәр»

Казанда яшәүче Руслан Гафиатуллин фатирга капиталь ремонт ясарга теләгән. Интернетта озак эзләнүдән соң «ХТМ»га юлыга. Компания рассрочка тәкъдим итә, һәм бу Русланны җәлеп итә.

«Алар бөтен ремонтны этаплап яздылар, кайчан һәм нәрсә әзер булачагын яздылар, әмма эшләр башлангач, сроклары буенча бик соңга калдылар, һәм без алар белән килешүне өзәргә булдык. Алар ризалаштылар. Без аларга 600 мең сум алдан түләдек, 200 мең сумга ремонт ясадык. Ярты ел узды, әмма акчаны безгә бирмәделәр, мин судка бирдем һәм җиңдем. Суд, миңа авансны һәм чыгымнарны кайтарырга, дигән карар чыгарды», – дип сөйли ир.

Ләкин компаниянең счетлары буш булганлыктан, Руслан бернәрсә дә ала алмаган.

«Алар Элистада шул ук исемдәге яңа компания теркәгән. Шулай ук алар анда эшлиләр, һәм минем белүемчә, анда яңа клиентлар туплаганнар, аларны да инде алдаганнар. Ләкин яңа юридик затны әлегә беркем дә судка бирмәгәнлектән, барлык акча агымнары Элистадагы бу фирма аша үтә. Мин акчамны алар аша кайтара алмыйм», – дип сөйли Гафиятуллин.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

Чаллыдан Наталья Смирнова май аенда ук әлеге компания белән килешү төзи, аңа октябрьгә кадәр йорт төзергә вәгъдә иттеләр. Ләкин бу вакытка нигез һәм канализация генә әзер була.

«Алар безгә барысын да 10 елга бер процентсыз эшләргә вәгъдә иттеләр. Шул ук вакытта йорт та, җир дә, безнең килешү шартлары буенча, бу вакыт эчендә төзелеш фирмасы тарафыннан залогка алынырга тиеш иде. Без аларга 1 млн 200 мең сум аванс түләдек, алар безгә 700 мең сумлык эшләр башкардылар», – дип аңлата Наталья.

Нәтиҗәдә, компаниянең башка клиентлары кебек үк, хатын-кыз үз акчасын ала алмый.

«Мин аларны республиканың зур матбугат чараларының берсендә реклама буенча таптым. Алар беренче булып түләү форматын рассрочкага керткәннәр, дип язалар», – дип билгеләп үтте Наталья.

Хатын да судка мөрәҗәгать иткән, суд аны яклап карар чыгарган. Ләкин ул да үз акчасын кире ала алмаган.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

Без полициягә дә мөрәҗәгать иттек, әмма анда безгә «җинаять составы юк, бу – гражданлык-хокукый мөнәсәбәтләр» дип әйттеләр. Без мөрәҗәгать иткәндә, инде 4 шундый очрак булган. Без прокуратурага мөрәҗәгать иттек, хәзер эшне тикшерүгә җибәрдек», – дип уртаклашты Наталья.

«Алар шәригать кануннары буенча эшләвен әйттеләр, үзләренең «Хәләл» сертификаты юк»

Казаннан Гүзәл үзенең мөселман әнисе өчен йорт төзиячәк фирма эзләве турында сөйләде.

«Мин бу фирманы бушлай игъланнар сайтында таптым, алар банк катнашыннан башка «рассрочка» бирәләр, дип яздылар. Минем әнием – мөселман, һәм бу аның өчен бик мөһим иде, чөнки исламда кредит алу тыелган. Компаниядә безгә шәригать кануннары буенча эшләвен әйттеләр, «Хәләл» сертификаты булмаса да, – дип сөйләде Гүзәл.

Компания төзелеш мәйданчыкларыннан фото һәм видеоларны актив урнаштыра, шуңа күрә хатын-кызда аларның намуслы төзүчеләр булуына шик тумый.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

«Алар безгә проект төзеделәр, 3,5 млн сум аванс алдылар. Йорт тулысынча 12 млн.сум тора. Без килешү төзегәндә, алар барысы да бик мөлаем иде. Без кәгазьләргә кул куйганда, алар безне ашыктырды, барлык пунктларны укырга бирмәделәр. Килешүне без барыбер имзаладык. Рассрочка нигезендә 20 ел дәвамында айга 48 мең сум акча түләргә тиеш идек. Аннары бездән СНТ территориясендә төзелешкә рөхсәт сорадылар. Без кәгазьләр җыйдык. Безгә, 29 августта төзелеш башланачак, дип вәгъдә иттеләр. Һәм менә шул вакытта алар кинәт кенә, без участокны чистарттыкмы, дип сорадылар. Бу хакта безгә алдан беркем дә әйтмәде, без, бу – бәягә керә, дип уйладык, ләкин без моны үз хисабыбызга эшләргә тиеш булып чыктык», – дип искә ала Гүзәл.

Гаиләгә бу эшләрне үзләре башкарырга туры килә. Аннары, төзелеш башланганчы, участокта су һәм яктылык үткәрергә кирәклеге ачыкланды. Участок хуҗалары моны да эшли, әмма төзүчеләр килми.

Мин аларның офисына шалтыратып, кайчан эшли башлаячакларын сорадым, әмма менеджерларның әдәплелеге юкка чыкты. Зәйнуллин минем белән «син» дип сөйләшә башлады: «Ә сиңа нәрсә кирәк? Минем йортым, теләсәм төзим, теләмәсәм, юк – барысы да аңлашыламы?» Ул миңа әшәке сүзләр дә әйтте», – дип уртаклашты Гүзәл.

Хатын фирма белән килешүне өзәргә карар кыла. Аңа 1 атнадан соң бөтен акчасын кайтарырга вәгъдә итәләр, ләкин аның урынына хат җибәрәләр, ул компаниягә 3,5 млн сум бурычлы булып кала.

«Без полициягә мөрәҗәгать иттек, анда җинаять эше кузгатудан баш тарттылар. Без аларны судка бирергә булдык, әмма судта инде берничә тапкыр безнең дәгъва гаризасын кире кайтардылар, без аны дөрес рәсмиләштермибез, диләр», – дип өстәде Гүзәл.

«Ярты ел үтте, ә йортны төзеп бетермәделәр»

Фирманың элеккеге клиентлары «төзелеш компаниясе пирамида принцибы буенча эшли» дип фаразлый: заказлар җыялар, акча җыялар, кемнеңдер «күзенә тузан кертер өчен» йортлар төзиләр, ә башкаларны бернәрсәсез калдыралар.

Эзләү системасында компанияне табу җиңел булып чыкты: беренче булып, адрес һәм телефон күрсәтелгән сылтама чыга, шунда ук бәяләмәләр. Менә аларның берсе:

«Коточкыч төзелеш компаниясе, ярты ел узды, ә йортны төзи башламадылар. Даими сылтау. Акча күчердек, ә өй юк».

Һәм тагын берничә шундый ук ачулы комментарийлар 2022 елның декабреннән 2023 елның августына кадәр калдырылган. Бары беренче 3 шәрехләмә генә канәгать клиентларныкы, алар «компания бик яхшы» дип язалар һәм аны башкаларга тәкъдим итәләр.

Интернетта компаниянең сайты бар, анда фирманың Мәскәүдә теркәлгәнлеге турында хәбәр ителә, әмма телефон номеры Казанныкы дип күрсәтелгән. Анда шалтыратып булмый, трубкадагы «тавыш номерны вакытлыча кулланып булмый» дип хәбәр итә. Сайтта социаль челтәрләргә сылтамалар бар, аларда соңгы язмалар 2023 елның 1 ноябрендә урнаштырылган. Бушлай игъланнар сайтында, компаниянең актив игъланнары юк, дип хәбәр ителә.

Фото: © «»Татар-информ», Владимир Васильев

Компаниянең элеккеге клиентларының берсе Руслан Гафиатуллин белән без Сибгат Хәким урамындагы офиска барырга булдык. Ишек янына килгәч, яңа эзләр юклыгын күрделәр. Монда күптән инде беркемнең дә күренмәгәнлеге аңлашыла, ләкин шаккаттык: ишек ачык булып чыкты. Ишек төбендә безне сату бүлеге җитәкчесе каршы алды. Ул директорның юклыгын һәм, мөгаен, бүген монда килмәячәген хәбәр итте.

«Татар-информ» корреспонденты үзе белән таныштырды, шул вакытта менеджер йөзендә сизелерлек үзгәрде.

«Без һәркемгә дә йортлар төзибез. Зыян күрүчеләр җыелган төркемнән кешеләр әкренләп чыгалар, сез бу хакта белмисезме?»– дип сорады ул.

Бу мәгълүматны тикшердек һәм зыян күрүчеләр булган чаттан 27 катнашучының бары тик берсе генә чыккан.

«Төзелеш хәзер һәрберсе өчен бара. Кемнәр баш тартты – алар өчен төзелеш бармый. Мин бу объектлар буенча үзем йөрдем», – дип уртаклашты ул.

Ир башта үзе белән таныштырудан баш тартты, аннары үз исемен генә әйтте. Сөйләшүнең бер вакытында ул безгә ишеккә таба күрсәтә башлады.

«Мин сату бүлегендә эшлим. Мин бүтән бернинди аңлатма бирмим. Мин сөйләшүне дәвам итәргә җыенмыйм. Мин төзелеш өчен җаваплы түгел, түләүләр өчен җаваплы түгел. Хәзер бернинди яңа килешүләр төзелми, хәзер бары тик төзекләндерү генә бара. Банкротлык алып барылмый, компания бар, офис эшли», – дип хәбәр итте ул.

Сату бүлеге җитәкчесе билгеләп үткәнчә, хәзер эшчәнлек Элистада рәсмиләштерелгән юридик заттан алып барыла. Ни өчен Казанда теркәлгән компания юкка чыкты, ул моны аңлатудан баш тартты.

«Яңа клиентлар белән проблемалар юк – барысын да төзибез»

Соңрак компаниянең элекке клиентлары видео җибәргән. Видеода барлык килешүләргә кул куйган Илнур Зәйнуллин бу бәланең сәбәбен сөйли. Видео 2023 елның апрелендә төшерелгән.

«Узган ел, без финанс «рассрочка» системасын керткәндә, көчебезне бераз исәпләмәгәнбез. Махсус хәрби операция башлангач, безгә бу «рассрочка»ны туктатырга туры килде. Төзелмәгән объектлар булса, без күпләр белән исәп-хисап ясадык. Кемнәр белән уртак тел таба алдык – аларда быел актив төзелеш башладык. Риза булмаганнар бу мәсьәләне судта хәл итү хокукын үзләрендә калдырды», – дип сөйли ул.

Компания хезмәткәре, шулай ук, хәзер компаниянең ипотека буенча гына эшләвен һәм клиентларга объектларны контрольдә тотуның яңа системасын кертергә планлаштыруын белдерде. Бу система клиентларга эшләрнең ничек баруын үзләренә күзәтергә мөмкинлек бирә.

«Быел без төзелешне яңадан башладык, Алла бирсә, быел без аларны тәмамларбыз, яңа клиентлар белән проблемалар юк – барысын да төзибез», – ди ул видеода.

2023 елның июлендә массакүләм мәгълүмат чарасында басылган язманы өйрәнеп, без компаниянең Татарстанда гына түгел, ә Башкортстанда да йортлар төзегәнен белдек. Анда Зәйнуллин үзен төзелеш компаниясенең хуҗасы дип таныштыра.

Язмада әйтелгәнчә, нәкъ Элистада офис ачу бу шәһәрнең махсус икътисади зонага керүе белән бәйле рәвештә аңлата. Чөнки салымны барлык керемнәрнең 1 процентын гына түләргә һәм кредит акчаларын НДСсыз күчерергә хокук бирә.

Компания хуҗасы шулай ук күп балалы гаиләләр өчен социаль проект алып баруын, әлеге проект кысаларында күпбалалы гаиләләргә йортны үз бәясенә төзүен һәм моннан бернинди дә керем алмавын сөйли.

Элеккеге клиентларның акчаларын кире кайтару мөмкинлеге бармы икәнен ачыклау өчен, без адвокат Николай Ивановка мөрәҗәгать иттек.

Фото: © «Татар-информ»

«Полициягә һәм Тикшерү комитетына коллектив гариза язарга кирәк»


Адвокат Николай Иванов мондый хәлләр белән күп тапкырлар очрашканын әйтте.

«Иң еш очрый торган алдау схемасы – алдан түләү таләбе. Кайвакыт намуссыз компанияләр ниндидер сумма, ким дигәндә 1 процент сорыйлар. Ләкин шул ук вакытта акчаларны физик зат картасына күчерергә яки бөтенләй картасыз, ә акча белән түләүне сорыйлар. Киңәш бер – алдан түләүдән баш тарту. Әгәр дә килеп чыкмаса, түләүне раслый торган документлар таләп итегез», – дип сөйли адвокат.

Төзүчегә килешү буенча йөкләмәләрне үтәүдән качарга, үзен банкрот дип танырга мөмкинлек бирүче бик популяр схема, дип билгеләп үтте Николай Иванов.

Шул ук вакытта хокукый яктан компания чиста кала, чөнки судта банкротлыкның ниятле булуын исбатлау һәм анда алдау билгеләрен табу бик авыр. Әгәр дә сез мошенникка тап булсагыз, сериал көтегез. Алдакчы әхлак юнәлешендә эш итә, ә юридик терминнар аферистның гамәлләрен аның файдасына аңлата ала: ният булганмы, юкмы. Формаль рәвештә сез акчаны үзегез биргәнсез. Моннан тыш, мошенниклар дәүләт структуралары бюрократиясеннән һәм хокукны куллану практикасының камил булмавыннан файдалана. Хокук саклау органнары «мөнәсәбәтләр гражданлык-хокукый характерда» дип белдерә һәм зыян күрүчегә судка мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Әмма суд, килешү ирегенә сылтап, дәгъваны кире кага ала», – дип аңлата Иванов.

Ул башта полициягә алдау турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә, анда талон-уведомление һәм КУСП алырга, аннары җинаять эше кузгату яки җинаять эше кузгатудан баш тарту турында карар алырга киңәш итә, чөнки полиция хезмәткәрләре еш кына мондый очракларда гражданлык судына җибәрәләр, анда гражданлык дәгъвасын бирү өчен кирәкле шартлар билгеләнәчәк.

Ә аннан соң судка китерелгән зыянны һәм мораль зыянны түләтү турында гариза белән мөрәҗәгать итегез. Әгәр җинаять эше кузгатудан баш тартсалар, аны РФ УПКның 124-125нче статьяларында каралган тәртиптә район прокуратурасына яки район судына шикаять итү яхшырак», – дип билгеләп үтте адвокат.

Ул зыян күрүчеләргә, бергә җыелып, полициягә яки Тикшерү комитетына коллектив гариза язу яхшырак, дип өстәде. Шул чакта аларның төзүчегә каршы җинаять эше кузгату мөмкинлеге күбрәк булачак.

Елена Фенинадан тәрҗемә, «Татар-информ»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100