Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миллионнар китерә торган ачыш! 9 яшьлек малай борынгы моллюск тапкан

news_top_970_100
Миллионнар китерә торган ачыш! 9 яшьлек малай борынгы моллюск тапкан
GLENN MORRIS

Тугыз яшьлек малай тормышының иң зур ачышын ясаган – 200 миллион еллык моллюск тапкан.

«BBC News» хезмәте хәбәр итүенчә, Бөекбританиядә яшәүче Илай исемле малай гаиләсе белән пляжда йөргәндә, таш булып каткан моллюск тапкан. Экспертлар фикеренчә, аның сакланып калуы – уникаль күренеш, һәм бу таш сатуда йөзләгән миллионнар торырга мөмкин.

Аммонитлар – дөньядан юкка чыккан диңгез моллюсклары. Алар палеозой һәм мезозой чорында, 400-66 млн ел элек яшәгәннәр. Үзенчәлекләре исә спираль рәвешендә борылып килүләрендә.

Илайның әтисе әйтүенчә, улы белән еш кына ташлар, таш булып каткан тарихи табылдыклар эзләп йөриләр икән.

Менә шулай, ташлар карап йөргәндә, очраклы гына миллионер булып куярга да мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100