Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миллионнан артык язылучысы булган 18 яшьлек блогер кыз Балида һәлак булган

Настя Тропицель фриланска багышланган сәхифә алып барган.

news_top_970_100
Миллионнан артык язылучысы булган 18 яшьлек блогер кыз Балида һәлак булган
https://pixabay.com

18 яшьлек Настя Тропицель — Россиядә популяр блогер кыз, аның 1,1 миллион язылучысы бар. Ул Балида һәлак булган. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Настяның Instagram челтәрендәге аккаунтында соңгы язманы әнисе язган. «Кызганычка каршы, безнең белән Настя юк инде. Мин моңа ышана да алмыйм. Әнисе», — диелгән бу язмада.

Комментарийларда кызның Балида мотоциклда йөргәндә һәлак булуын әйтәләр.

Настя Тропицель фриланска багышланган блог алып бара, ул интернетта акча эшләү, үз-үзеңне тәрбияләү турында язмалар куя. Настяның сүзләренчә, ул беренче миллион сум акчасын 15 яшендә эшләп тапкан, диелә хәбәрдә.

Настя бер атна элек «Карантин беткәч» дигән пост куйган. Геолокация буенча кадрларның Балида төшерелгән булуы аңлашыла.

Пост янындагы комментарийларда Настяның көндезге икләрдә һәлак булуын әйтәләр, «Байкта барганда идарәсен югалткан», диләр.

Балида булган авария кадрлары «Вести» каналы сайтында чыкты. Настя мотоциклны күптән түгел генә алган, ул байкны социаль челтәрләрдә дә күрсәткән, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100