Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Миллионга бер очрак": Марафонда йөгерүче спортчыны финиш алдыннан яшен сугып үтергән

"Миллионга бер очрак": Марафонда йөгерүче спортчыны финиш алдыннан яшен сугып үтергән

news_top_970_100
"Миллионга бер очрак": Марафонда йөгерүче спортчыны финиш алдыннан яшен сугып үтергән
АКШның Канзас штатында Элк-Сити шәһәре паркында йөгерүчеләр марафоны булган. Шул вакытта финишка җитәргә берничә метр кала 33 яшьлек спортчыны яшен сугып үтергән. Бу турыда BBC News басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

33 яшьлек Томас Стенли 50 километрлы дистанцияне азагына җитеп килә. Шул чакта аны яшен суга. Башка спортчылар һәм ярышны оештыручылар Томаска беренче ярдәм күрсәтә, тик спортчы вафат була.

Томас Стенли яуларга өлгерми калган медальне аның тол хатынына бирәләр.

"Яшен сугып үтерү ихтималы миллион очракның берсендә генә була. Туганнары сүзләренчә, Томас миллионга бер тапкыр очрый торган кеше була", - дип язган марафонны оештыручылар социаль челтәрләрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100