Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миллионерның 15 яшьлек кызы, аэропортта сатып алынган бутербродны ашап үлгән

Бутерброд составындагы кунжут кызда аллергия чыгарган.

news_top_970_100
Миллионерның 15 яшьлек кызы, аэропортта сатып алынган бутербродны ашап үлгән

Британия миллионеры Надим Эднан-Лаперузаның 15 яшьлек кызы Наташа хастаханәдә аллергиядән үлә. Ул Лондоннан Ниццага самолетта очар алдыннан аэропортта бутерброд сатып алып ашаган була. 

Очканда кыз үзен начар хис итә башлый. Әтисе аңа дару кадый, төшеп утыргач ук миллиардерлар шәһәре буларак билгеле Ницца хастаханәсенә илтәләр. Әмма кызны коткарып кала алмыйлар. 

Надим Эднан-Лаперуз уенчыклар җитештерә торган фирмага нигез салучы. Кызның үлеменә бутерброд составында булган кунжут сәбәпче булганлыгын ачыклыйлар. Миллионер бутерброд җитештерүчене судка бирергә җыена, чөнки ул төргәккә бу продуктның аллергия китереп чыгарырга мөмкин булуын язмаган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100