Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миллионер хәерче кеше дә 1 елда 1 миллион акча эшли ала дип исбатларга теләгән. Һәм янган

news_top_970_100

Миллионер-блогер Майк Блэк теләсә кайсы хәерле 1 миллион доллар акча эшли ала – теләге генә булсын, дип сөйли торган булган. Шуны исбатларга теләп, ул эксперимент башлый. Булган акчаларыннан баш тартып, 1 ел эчендә «нульдән» бизнес төземәкче була. Тик түземлеге 10 айга гына җитә. Бу вакыт эчендә ул нибары 64 мең доллар гына эшли ала. Аннары, хроник авырулары кискенләшүен сылтау итеп, бу проектны ташлый.

Бу хакта «Афиша Daily» сайты яза.

Бу хәл 2020 һәм 2021 елларда булган, әмма Твиттерда хәзер генә, блогер-мотиватор Эдди Чен бу хакта сөйләгәннән соң гына популярлашып китә.

2020 елның июнендә эшмәкәр Майк Блэк үзенең банк счетларын чистарта һәм тормышын яңабаштан башлап карарга уйлый. Ул «Камбэк на миллион долларов» проектын язылучыларына, күп көч куеп, хәтта пандемия чорында да күп нәрсәгә ирешеп булганын күрсәтү нияте белән башлый.

Шулай ук, эшмәкәр йортыннан, автомобиленнән дә баш тарта, күпмедер вакыт урамда да кунып йөри, шуннан соң аны бер ир-ат үзенең фургонына кунарга кертә. Блэк беренче 300 долларын белдерүләр аша бушлай әйберләр җыеп һәм аларны кабат сатып эшли. 1 атнадан соң ул үзенә ноутбук сатып ала һәм коворкингта үзенә эш урына арендага ала. Тагын 3 айдан соң социаль челтәрләр белән эшләү буенча менеджер булып урнаша, клиентлар таба һәм хәтта үзенең кофе маркасын да булдыра, аны «Etsy» аша сата.

Тик ахыргы роликта Блэк, максатына ирешә алмыйча, проектын вакытыннан алда туктатуы турында әйтә. «Мин проектны вакытыннан алда туктатырга булдым. Моны эшләү ничек кенә авыр булмасын, бигрәк тә соңгы 2 ай калгач, тик, шулай дөресрәк булыр дип тоям», – дип сөйли ул.

«Шәхси тормышымда бик күп проблемалар чыкты, һәм күптән түгел генә мине тәмам чыгырдан чыгарган вакыйга булды. Сәламәтлегем шулкадәр какшады, мин аны кайгырта башларга мәҗбүр булдым. Проект дәвамында мин сезгә бу хакта әйтмәдем, тик мин гел табибларга йөрдем», – дип бүлешкән ул язылучылары белән.

Эшмәкәр үзендә 2 төрле аутоиммун авыру барлыгын сөйләгән. Бу авыруларның берсе буыннарны авырттыра, шулай ук үл үзендә шеш тә тапкан. Моннан тыш, съемкалар вакытында әтисе яман шеш белән авырып киткән, һәм аның хәле начарланган.

Шулай ук Блэк үз идеясенә кызыксынуны югалтканын да сөйләгән. «Мин бөтенләй башка юнәлештә киткән проект өчен 300 мең доллар сарыф иттем. Хәзер миңа моны төшерү дә ошамый хәтта, ул миңа комачаулый гына, һәм мин үзем теләмәгән нәрсә белән шөгыльләнергә мәҗбүр», – дигән ул.

Йомгак ясап, ул 64 мең доллар эшләвен һәм аена 10 мең доллар керемгә чыккан әйткән. Куелган максатына ирешү өчен, аңа 930 мең доллардан күбрәк акча эшлисе калган, ә проектының вакыты 2 айдан чыгасы булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100