news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миллионер кыз «яшәү тәмен тою» өчен берничә ел хезмәтче булып эшләгән

news_top

Индонезиядән килгән 20 яшьлек миллионер кыз, «яшәү тәмен тою» өчен, берничә ел буе Гонконгта байлар йортында хезмәтче булып эшләгән. Бу хакта Mothership порталы хәбәр итте, дип яза «Рен-ТВ».

Көннәрнең берендә кыз эш бирүчеләренә килешүне вакытыннан алда өзәргә һәм, кияүгә чыгу өчен, туган ягына кайтып китәргә теләве турында хәбәр иткән.

Эш бирүчеләр, кыз аферистлар корбаны була күрмәсен, дип борчылган. Әмма ул пилотка кияүгә чыгуын һәм сөйгәне белән күптән аралашуын әйткән.

Соңыннан хезмәтче кызның чынлыкта бай гаиләдән булуы ачыкланган. Аның туган ягында үзенең фермасы, кәһвә һәм кузаклы культуралар плантацияләре бар. Шуңа да карамастан, кыз, «яшәү тәмен тою» өчен, Гонконгта өй җыештыручы булып эшләп алырга булган.

Эш бирүчеләр йортында хезмәт иткән дәвердә кыз гел ашыкмыйча гына, салмак кына эшләгән, диелә порталда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар