Миллионер (Кәрим Кара)
Сезнең Хәләф турында ишеткәнегез бармы? Кайсы дип ни, миллионер Хәләф инде, безнең авылның горурлыгы. Шту син, ничек инде ишеткәнегез юк?
Ел элек аның хакында бар республика гөр килде бит. Президент үзе котлау телеграммасы җибәргән, диделәр. Анысы булмас дисезме? Бәлки, булмагандыр да, безнең халык арттырырга ярата бит инде ул. Тәки белмибез дисез инде. Ярар алай булгач, сөйлим авылдашымның тарихын, кемнәр өчендер сабак булсын…
Хәләф тегеләй ни башкалардан аерылып тормады. Буйга-сынга уртача, шадра битле, китек колаклы, сөйләшкәндә «р» хәрефен йотып сөйләшә. Бу үзенчәлекләренең үз сәбәбе. Чәчәк чиреннән шулай шадра булып калган ул. Әбисе вакытында табибларга күрсәтмәгән. Әбисенең кулында үсте малай, тома ятим. Колак китеклегенә усал этләре Алабай гаепле. Бу эчкән баштан тегенең янына утырып зарларын сөйләргә уйлаган, ә теге мәхлүк, шалт Мөхәммәтҗан, хуҗасының ярты колагын. Этләр халкы яратмый бит ул хәмер эчкәннәрне. Шуңа да хәзер яртыколак булып йөри Хәләф, очраган берсенә бу җитешсезлек турында сөйләргә мәҗбүр. Сакаурак сөйләшүе балачактан килә. Элек бит зәмһәрир суыкларда, өйгә җылы төшсен өчен, тимер мич яга торганнар иде. Бу йомры башлы малай җылынырга уттай кызган мич янына килеп утырган. Гөнаһ шомлыгы, нәкъ шул чакта кызган күмер мичтән тәгәрәп төшмәсенме. Моның хәвефле гамәл икәнен сизенгән күңеле белән бала. Сүндерергә теләп, төкергәләп караган. Һич тә тидерә алмагач, күмергә авызы белән капланган. Якын килергә уйлаган үзенчә. Аның акыруына олылар чабып килеп җиткәннәр, әлбәттә, ут чыгу куркынычын бетергәннәр. Ә Хәләф шул очрактан соң сакау булып калган, пожарник кушаматы чат ябышты үзенә.
Башка яклары белән һич тә аерылып тормый, ике куллы, ике аяклы дигәндәй. Мәңге ферма буенда сыерлар карады. Элек тә шул иде, хәзер дә көн саен авыл урамнарын ямьләп, чанасына кырын ятып, ул уза. Калхузмы, фермер хуҗалыгымы, аның өчен барыбер. Кайсы хуҗага да көтүче кирәк. Чанасына күпертеп люцер салган булыр. Бәй, көне-төне шул ферма буенда йөреп какка утырып йөрмәс бит инде, бер-ике сәнәк печәнне сала. Аның да өендә терлекләре бар. Туктатып яшел печәнне калкытсаң, чананың алгы өлешендә бер чиләк лык тулы фураж да күрергә була. Ләкин барысы да күрмәмешкә салышалар. Элек тә шулай иде, хәзер дә шулай. Тиеннәр хакына кигән бит ул бу камытны, ярый түзә, ярый ул бар…
Менә шулай яшәде Хәләф, көне-төне эштә булды, артык чыгырдан чыкмады. Бәйрәмнәрдә йоткалады, юлында очраган кирәкле күренгән нәрсәләрне өенә ташыды анысы. Ну бит тормыш итәргә кирәк аңа, балалар үстерергә, алмабикәсенә ярарга.
Башкалардан аерылып тормады дип кат-кат кабатласам да, Хәләфнең бер үзенчәлеге бар иде, нигә яшерергә. Кайда үз тиңнәре белән очраша — мал өендәме, капка төбендәме, кибет артындамы — гел сөйләшүне бер тарафка юнәлтә торган гадәте бар иде аның. Гомер-гомергә байлык турында хыялланды ул. Башка ир-ат кызып алгач, мөнәсәбәтләрне ачыклаганда, мимылдап торган күрше хатыны хакында авыз суы корытканда, ил башлыкларын аты-юлы белән сүккәндә, Хәләф үз сөйләмен менә болайрак башлап җибәрә иде: «Әгәр минем йөз мең сум акчам булса…» Шуннан соң китә тезеп бу акчалар белән ниләр майтарырын, колакларың гына чыдасын. Аның сөйләгәннәрен күңел салып тыңласаң, әкиятләрең читтә торсын, шулай хыялга бай кеше иде ул. Аның сүзләреннән гарык булганнар төрлечә киңәшләр дә биреп карадылар үзенә
Ал язгылыкта утыз-кырык бройлер чебеше. Көзгә кадәр үстереп сатсаң, әллә күпме керем булыр… - диделәр. Андый киңәшләрне колак төбенннән генә үткәрә иде ул. Әле карышырга сәбәпләр таба.
— Алып кайтырсың әллә күпме акча түләп ул кошларны. Ә иртәгәсен рраз! — птичий грипп. Барысы тәгәрәп яталар лапас тутырып…
Баерак баҗасы ярдәм итәргә теләк белдерде:
Бер бозау алып бирәм мин сиңа. Симерт ел ярым, сиксән меңләп табыш бирер. Шул акчалардан түләрсең хакын, - дип тәкъдим итте. Ә Хәләфнең үз туксаны туксан:
Ел ярым мин шул хайванны карап чиләнергә тиешме? Язын-көзен аша инде, үс инде дип каршында биеп торырга? Мин фермада да алардан туйган. Булмый баҗа… - дип кире какты. Аның акчага карата фәлсәфәсе үзенчә иде.
Сез, егетләр, төптән ялгышасыз акча белән эшне янәшә куеп. Эшләп баеп була димени? Телевизорда күренгән олигархлар күпме хезмәт куйдылар икән миллиардларын тапканда, мескеннәрем… Эшләгәннәр байлыкка тиенә дигәннәре сафсата ул. Алайга китсә, әнә минем бахбай баер иде, көне-төне эштә туры атым…
Бер тын кайдадыр еракка карап тора да дәвам итә:
Акча — бер мәсьәлә, ә байлык — икенче мәсьәлә, аларның бер-берсенә катнашы юк. Ходай Тәгалә бирсә бирә ул үз колына тутырып, сизми дә кала бәндә. Мин әнә шундый күктән төшкән байлык турында сөйлим сезгә, ә сез эшлә, имеш…
Их, менә бүгенге көндә йөз мең сум шыгырдап торган акчаларым булсын иде әле минем. Белер идем дә соң ничек яшәргә. Барыгыз да хәйран калыр идегез, - дип тәмамлый иде ул, гадәттә, хыялый өметләрен.
Кайчак искитәрлек хәлләр була бу кояш астында. Кешеләр гаҗәпкә калып буыннан буынга җиткерәләр андый вакыйгалар турында. Әнә шуңа охшаш хәл безнең авылда да булды. Безнең татар халкында шундыйрак әйтемнәр бар: юраган юш килә, телгәнең алдыңа килә…
Хәзерге галимнәр дә моның хаклыгын исбатларга телиләр. Мәсәлән, син, Ходайның һәр бирмеш көне, йокларга ятар алдыннан, бар күңелеңне салып, кара төсле “Мерседес”ка ия булу турында хыялланасың, үзеңне машина руле артында дип хис итәсең, калтыранган кулларың белән кыйммәтле калайны сыйпыйсың, стена тутырып әлеге могҗизага тиң машинаның сүрәтләрен ябыштырасың. Кыскача әйткәндә, табынасың. Күпмедер вакыт үтә һәм менә, хикмәти Хода, синең капкаң төбенә елкылдап торган кара «Мерседес» килеп туктый. Аннан төшкән кара күзлекле, киң җилкәле адәмнәр, синең кулыңны кат-кат кысып, бу машинаның ачкычын тапшыралар. Хыял тормышка аша!
Син инде алдагы теләгеңне үтәргә алынасың. Мәсәлән, озын аяклы, калку күкрәкле, һушны алырдай чибәркәй турында… Менә шуңа охшашрак хәл булды да инде Хәләф белән. Киң алдырып илле яшен билгеләп үтте ул. Өй тутырып туганнарын, якыннарын җыйды. Һәр килгән кунак, әлбәттә, бүләк белән килде. Шундый җыеннардан калмаган, тамагы кыткылдап кына торган ялгыз Зариф чакырылмаган килеш түргә үткән, бүләк дигән булып Хәләфкә «Спорт-лото» лотереясен сузган. Кешене куып чыгарып булмый, ачуын йотып өстәл артына утырткан бу адәмне хуҗа. Соңыннан кызыннан саннарын сыздырып, теге кәгазь кисәген адрес буенча җибәргән. Чучкадан бер кыл дигәндәй, әллә илле сум булса да отар. Зариф эчкән-ашаганнарның йөздән бер өлешен булса да каплатырга ярар. Алга китеп шуны әйтим, бераз вакыттан соң Зариф чиргә сабышты, кеше танымаска әйләнде. Анысы инде Хәләфнең отышыннан соң булды.
Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк, теге кәгазьгә Хәләфкә миллион сум акча чыкты! Бу бәндәнең көн саен кабатлаган теләкләреннән соң югары көчләр әйдә булган булсын дип, йөз меңдә генә тукталмый, артыгы белән бирделәр моңа. Авыл таяк тыккан кырмыска оясына охшап калды ул көннәрдә. Барысының телендә Хәләф кенә булды. Булыр да инде, кемгә тагын тәтегән ди андый бәхет?
Төрлечә фараз кылдылар, хәзер килеп барысын тәфсилләп искә алуның кирәге юктыр. Әмма барыбызны уртак дулкынландырган бер сорау бар иде: миллион алгач, ниләр майтарыр икән инде Хәләфебез?
Акча кулына кергәч, кырка үзгәрде Хәләфнең тормышы. Хуҗасы белән юк кына нәрсә өчен сүзгә килеп, ул беренче эш итеп фермадан китте. Яңа эш башларга ашыкмады. Вакыты юк иде аның, өендә көн дә бәйрәм, көн дә туй тантана итте. Шәһәр юлына тузан кундырмады гаилә. Көн дә берәр машиналы кешене яллап кибетләр яуладылар, кочак-кочак әйбер-чәйбер ташыдылар, кирәген дә, кирәкмәгәнен дә. Кинәт кенә Хәләфләрнең туганнарының саны артып китте. Авыл читендәге өйләренә төрле яклардан кунаклар агыла башлады. Һәрберсе гозер белән килде: берсенең өе җимерек, икенчесен катлаулы операция көтә, өченчесенең баласын укытырга мөмкинлеге юк. Беркатлы хуҗа, аеруча кызып алганда, бар туганнарына ярдәм итәргә тырышты. Чын-чынлап Хәләфне якын күргән берничә кеше, моны аулакта туры китереп, кунаклашуларны туктатырга, берәр төпле эшкә алынырга өндәп карадылар.
Әле вакыт бар, әле акча бар. Әйдә безгә, бераз утырып алырбыз… — гел бертөрле булды Хәләфнең җавабы.
Бу дөньяда һәрнәрсәнең чиге бар. Мәңгелек нур сибәр төсле тоелган Кояш та бер килеп сүнәчәк, диләр галимнәр. Хәләфнең дә акчасы язгы кардай эреп бетте. Ярык тагарак янында утырып калды гаиләсе белән. Ярый хуҗасы кенә тотмады, элекке эшенә алды үзен. Тагын бер үзгәреш сизелде анда. Башкача Хәләф «йөз мең, йөз мең…” дип сөйләмәс булды. Менә шундый-шундый хәлләр безнең якларда. Әллә теге халыкның: «Җилдән килгән – җилгә оча!» — дигәннәре хакмы икән?..