news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миллионер интим вакытында яшь сөяркәсен кыйнап үтергән

Яшь кыз мәетен өйләнгән ир-ат өендә тапканнар.

news_top
Миллионер интим вакытында яшь сөяркәсен кыйнап үтергән

Бөек Британиядә 40 яшьлек бизнесменны хөкем итәләр. Аны 26 яшьлек сөяркәсен җенси мөнәсәбәт вакытында кыйнап үтерүдә гаеплиләр. Бу турыда The Independent басмасына сылтама белән РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Кыз 2016 елның октябрендә үк һәлак булган. Аның тәне кара янып беткән, имгәнгән урыннары да бихисап булган. Яшь сөяркәнең мәетен өйләнгән бизнесмен өендә тапканнар.

Бу ир-ат кызны кыйнавын судта үзе сөйли. «Чөнки ул миннән үзе кыйнарга сорады», дип аңлата. Мәрхүмәнең танышлары да кызның вәхши интим яратуын әйтә.

Үтерү мизгелендә миллионерның исерек булуы ачыклана. Ул алкоголь һәм наркотиклар кулланган була. Шуңа күрә үзенең ни эшләгәнен белештермәгән дип фаразлыйлар. Моннан тыш, ир-ат кыйналган сөяркәсенә медицина ярдәме дә күрсәтми, табиб та чакырмый. 

Кызның үләргә мөмкин булуын белгән килеш, миллионер ярдәм итмәгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар