Кара мыеклы, ак майкалы Шәрәпҗан образында танылган юмор остасы Рамил Шәрәпов, студентлар көне узып киткәннән соң, студент вакытында үзе белән булган кызык та, кызганыч та бер хәлне искә алган. Дөресрәге, мең кат тир түгеп эшләгән акчасы турында социаль челтәрдәге дусларына язган.
«2006 ел. Мин – студент. Беләсез, студентның ике төп проблемасы бар: йокысы юк та, акчасы юк. Ул вакытта авылдан әниләр атна буе яшәргә 500 сум гына җибәрә иде. Атна буе 500 сум белән яшәп кара әле син! (Кызларны да «угощать» итсәң, атнаң кефирда гына үтә.) Әле арттан әти кычкырып кала: «Малай, бик туздырып йөрмә! Калганын алып кайтырсың», – дип. Калган, ди, бар! Беренче көнендә үк бетә иде ич инде ул. Әйтерсең, сездә кала иде...
Шулай бервакыт йокларга ятарга җыенып йөргәндә, туганнан туганым шалтырата. Ул чакта әле мин бер әбидә фатирда яши идем (прәме, Пугачева белән Галкин яшәгән кебек булды ул). Туганнан туганым:
– Акча эшлисең киләме? – ди.
– Килә, – мәйтәм, – нәрсә эшлибез?
– «Грузчик» булып барасыңмы бер җиргә? – ди.
Нәкъ минем гәүдә «грузчик» булып кына йөрерлек инде! Мин һәм «грузчик». Бу – бөтенләй бер-берсе белән тәңгәл килми торган әйберләр.
Көлмәгез. Бардым мин. Бер фатирдан икенче фатирга әйберләр генә бушатырга кирәк булып чыкты. Тартмадыр, фәлән-фәсмәтән генәдер инде, дип хыялланам ич әле үземчә. Бер көндә 700 сум акча эшләп миллионер булам, янәсе. Көненә – 700 сум!!! Минем өчен зур акча иде ул.
Барып керсәм шул фатирга... Яптым вагон ишеген... Анда – суыткыч, зур бер кәнәфи, пианино... Минем инде 2 тартмадан соң баш әйләнә башлаган иде. Көне буе ашамаган. Хуҗалар, рәхмәт, зурлап, 1 өчпочмак ашатты. Шулай бер фатирны бушаттык икәүләп.
Хәзер бит алып төшкән әйберләрне икенче фатирга 7нче катка менгерергә кирәк! Әй ташыйбыз, әй ташыйбыз! Ул суыткычны менгезгәндә, шуның эчендә генә качып утырасы килә башлады. Ахырдан пианинога чират җитте. Менгерә башладык. Сез ул пианиноның авырлыгын белсәге-е-е-ез... Шуны уйлап чыгарган кешене әй сүктем, әй сүктем шул мизгелләрдә. 6нчы каттан 7нчегә менеп җитәбез генә дигәндә!.. Мине өске якка бастырдылар бит инде (рәзве, мине шунда бастыралармы инде). Аскы якта пианиноның икенче башыннан тотып менүченең аяк киеме төшеп калды. Берзаман пианино белән бергә шуышып төшә башламасынмы Рамил! Бетховенның бөтен композицияләрен уйнап төштем мин яңадан шул 6нчы катка. Салаватның «Уфтанма»сын да уйный идем, пианино үзе туктады.
Менә шулай мең кат тирне агызып эшләп алдым 700 сумны! Миннән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр. Ул көнне «байларча» ашадым: алдым 2 «ролтон», өч сосиска, бер кыяр... «Кадетство» киносын карап, рәхәтләнеп шуларны ашый-ашый, йокыга талганмын», – дип, хатирәләре белән уртаклашкан Рамил-Шәрәпҗан һәм студент елларындагы фотоларын куйган.
Юмор остасының виртуаль дуслары ул язганнардан рәхәтләнеп көлгәннәр. Акча кадере, эшләп тапкан мал, хәләл ризык кебек җитди темалар турында да уйланганнар.
«Ну рәхәтләнеп көлдердең, Рамил», «Күз алдыма китерәм», «Чын студент булгансың икән!», «Әй балакаем, бу язганнарыңны әниең укыган булса, йөрәге авыртып куйгандыр», «И-и, бәбекәем...» – дип кызганганнар ач студент Рамилне.
«Ә менә хәзерге балалар акча ничек авыр килгәнен белмиләр. «Пап, скинь на карту», – гына диләр», «Үзебез эшли башлагач кына акчаның кадерен беләбез шул», – дип язучылар да булган.
«Пианино 180 кило», – дип, ачыклык керткән берәү.
«Ә без укыганда, СССР вакытында, 10 сум акча бирәләр иде. Шуңар талонга колбаса, шикәр алып кайтасың, юлга 1 сум түлисең... Эх, шәп чаклар иде...», «Без 30 сумга яшәдек, балам, студент чакта», – дип, өлкән буын исә үзләренең яшь чакларын сагынып искә алган.
Фотолар: Рамил Шәрәповның шәхси аккаунтыннан