Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миллион сумын мошенникларга илтүче Ләйләне машина бәрдергән, ул барыбер акчасыз калган

news_top_970_100
Миллион сумын мошенникларга илтүче Ләйләне машина бәрдергән, ул барыбер акчасыз калган

Мәскәүдә бик тә аянычлы вакыйга була: мошенникларга акча илтергә баручы Ләйләне машина бәрдереп китә, әмма ул барыбер миллион сумын чит кешегә биреп җибәрә.

13 ноябрьдә 67 яшьлек Ләйлә ханымга телеграммда Ольга исемле хатын яза һәм ФСБ киләчәге турында кисәтә, дип яза «База» телеграм-каналы. Медицина көллияте укытучысы булып эшләүче хатын-кыз аңа директор яза дип уйлый. Берникадәр вакыттан соң аңа чыннан да шалтыраталар, элемтәгә кергән кеше үзен ФСБдан Вадим Викторович Куприянов дип таныштыра. Ул Ләйләне Россиядә тыелган оешмага акча күчергән булуына ышандыра.

Икенче көнне иртән тагын шалтыраталар – бу юлы Үзәк банк хезмәткәре. Аның киңәше буенча Ләйлә банктан 1,1 миллион сумлык кредит ала, аннары шушы акчаны «куркыныч янамый» торган счетка күчерергә тиеш була. Планның соңгы өлешен үтәп йөргән вакытта, Ләйлә банкоматка йөгергәндә, аны машина бәрдереп китә.

Мошенникларны бу вакыйга да туктатмый. Хатын-кыз Боткин хастаханәсендә ятканда, кабул итү бүлмәсенә аның янына «әбисе» килә, шок хәлендә булган Ләйләнең акчасын ул тыныч кына һәм бер проблемасыз алып китә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100