Миллион сум шул ук көнне табылды: Татарстанда алимент түләргә ничек мәҗбүр итәләр?
Ел башыннан алып суд приставлары алиментлар түләмәгән өчен Татарстанда яшәүчеләрнең 800 берәмлек милкенә, шул исәптән 84 автомобиленә арест салган. Барлыгы 2 млрд сум тартып алынган. Ваемсыз ата-аналарны үз балаларына акча түләргә ничек мәҗбүр итүләре турында журналистларга Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган брифингта сөйләделәр, дип яза «Республика Татарстан» газетасы.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Алимент бурычлары ир-атларда да, хатын-кызларда да бар
Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров хәбәр иткәнчә, Татарстанда алимент бурычлары ир-атларда да, хатын-кызларда да бар – хатын-кызларда нибары 13 процент кына. Алимент түләүләрен башкару кәгазьләре буенча күбесенчә хезмәт хакыннан тотып калалар, республикада барлыгы 7 меңнән артык башкарма производство ачылган. Әгәр бу чара ярдәм итми икән, бурычлы кешенең милкенә арест салалар – аны бәялиләр, сатуга куялар, ә кергән акчаларны бурычны каплауга тоталар.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Бу елның биш аенда суд приставлары 800 берәмлек милеккә, шул исәптән 84 автомобильгә арест салды», – диде Әнвәр Закиров.
Аның сүзләренчә, приставлар махсус хокуктан файдалануга вакытлыча чикләү кебек түләтү чарасын да актив куллана. Бу бурычлыларны, мәсәлән, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр дигәнне аңлата. Ел башыннан мондый чикләүгә 6 меңгә якын бурычлы машина йөртүче дучар булган. Шулай ук суд приставы Россиядән чыгу хокукын вакытлыча чикләү турында карар чыгарырга мөмкин. Хәзер мондый чара 12 меңнән артык кешегә карата кертелгән.
«Ике айдан артык алимент түләмәгән бурычлы кешеләр башкарма производство ачканнан соң административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Аларга мәҗбүри эшләр билгеләргә, административ арест яки штраф салырга мөмкиннәр. Быелның беренче биш аенда 141 бурычлы кешене административ җаваплылыкка тартканнар», – дип сөйләде җитәкче.
Фото: © Татарстан Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Әгәр кеше элеккечә үк алимент түләми икән, аны җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Соңгы биш айда мондый очраклар буенча 440 җинаять эше ачылган.
«Практика күрсәткәнчә, законда каралган мәҗбүри чаралар куллану алиментлар белән проблемаларны хәл итәргә еш булыша. Мәсәлән, Балык Бистәсе районында алимент бурычлары булган бер кешегә 40 сәгать мәҗбүри эш билгеләгәч, 412 мең сум бурычын тулысынча түли алды. Икенче бер очракта Казанда яшәүче кеше милкенә арест салгач, 1,4 млн сум бурычын шулай ук тулысынча түләде. Һәм бу башкарма гамәлләр кулланган көнне үк эшләнде», – дип сөйләде Әнвәр Закиров.
Татарстанда алимент түләүдән качып йөрүчеләрнең гомуми портреты төзелгән
Брифингта сөйләүләренчә, Татарстанда суд приставлары эшенә яңа технологияләр, шул исәптән ясалма фәһем дә актив кертелә. Бер проект йомгаклары буенча, Татарстанда алимент түләүдән качып йөрүчеләрнең гомуми портреты төзелгән. Моның өчен нейрочелтәр башкарма производствода катнашучыларның шәхси үзенчәлекләре булмаган мәгълүматларын һәм характеристикаларын анализлаган.
«Алынган портрет нигезендә, типик качып йөрүче – 35-45 яшьләрдәге, урта белемле һәм тотрыклы эше булмаган ир-ат. Кагыйдә буларак, аның кереме түбән. Күпчелек очракларда бурычлы кеше ялгызы яши, тотрыксыз көнкүреш алып бара һәм мәҗбүри түләүләре буенча әҗәтләре бар. Мондый кешеләр еш кына үз керемнәрен яшерә, дәүләт органнары белән элемтәдән кача, шулай ук финанс һәм гаилә бурычларын үтәүне кичектерергә ярата», – дип аңлатты Әнвәр Закиров.
Фото: © Татарстан Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Шулай ук ул, башкарма производстволарның ачык булуын арттыра торган тагын бер проект – алимент түләмәүчеләр реестры турында да сөйләде. Проект узган ел эшли башлаган, һәм бүген бурычлы кешенең мәгълүматларын тикшерү җиңеләйгән. Сервис дәүләт хезмәтләре порталында бар: теләгән һәркем кешенең алимент буенча бурычы бармы-юкмы икәнен, аның суммасын һәм башкарма производствоның кайсы төбәктә алып барылуын белә ала. Моның өчен гражданинның исем-фамилиясен, әтисенең исемен, туган көнен язарга кирәк. Тикшерү өчен порталда авторизация узарга да, бурычлы кешенең персональ мәгълүматлары да кирәкми.
«Алимент бурычлары булган кешеләр реестрына бары тик алимент түләмәгән өчен административ яки җинаять җаваплылыгына тартылган, шулай ук эзләүдә булган һәм суд приставлары карарын башкарудан качып йөрүчеләр генә кертелә. Хәзерге вакытка Татарстанда бу реестрда шундый 8 меңнән артык граждан исәпләнә», – диде спикер.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча Баш идарәсенең тагын бер яңа проекты – Максим цифрлы суд приставы. Аның бурычы – гражданнарга гади һәм аңлаешлы телдә суд приставлары эшчәнлеге турында сөйләү. Әлбәттә, бу персонаж тере хезмәткәрне алмаштыра алмый һәм карарлар кабул итми. Бу заманча коммуникация коралы һәм ул катлаулы хокукый мәгълүматны күпкә аңлаешлырак форматта җиткерергә булыша.
Чыганак: «Республика Татарстан» газетасы, Елена Симакова