news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Миллиард.Татар» басмасы «Идегәй»не аудиокитап итеп яздырган: «Бай тарихны яңадан ачабыз»

«Миллиард.Татар» басмасы «Идегәй» дастанын аудиокитап итеп чыгарды. Редакция, дастанга карата фикерләр туплап, видео әзерләгән.

news_top
«Миллиард.Татар» басмасы «Идегәй»не аудиокитап итеп яздырган: «Бай тарихны яңадан ачабыз»
Фото: "Татар-информ"

Тарихчы, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев:

«Идегәй» дастаны безнең тарихыбызда бик зур урын алып тора, чөнки ул үзебезнең тарихка карашны чагылдыра. Халыкның рухы, халыкның ниндидер кыйммәтләре, халыкның дәүләткә карашы, халыкның кешегә карашы, халыкның табигатькә карашы, халыкның бер-берсенә карашы бу эпоста бик нык чагыла. Әлбәттә, эпос ул – борынгы чор җимеше, ул вакыттагы тел, бәлки, безгә чын мәгънәдә, тулысынча аңлашылып бетмидер, ләкин барыбер аның аһәңе, аның яңгырашы, ул телнең безнең көнгә килеп җитүе ул – төрле яктан бик тә әһәмиятле. Мәдәниятебезне, традицияләребезне, телебезне саклап калу, ул вакыттагы телнең яңгырашын аңлау – бик тә кыйммәтле, минемчә.

Бу эпосны, бу дастанны халык арасында тарату һәм аны таныту, һичшиксез, бик тә әһәмиятле. Чөнки без һәрвакытта да үзебезнең тарихыбыз, үткән юлыбыз турында уйланырга тиеш, милләт үзенең тамырларын, үзенең тарихын белергә тиеш, һәм эпос ул – үзенә күрә бер яктан – чыганак, икенче яктан – һәйкәл. Без, һичшиксез, үзебезнең тарихыбызга караганда, тарихыбызны барлаганда, шундый зур һәйкәлләрне танырга һәм популярлаштырырга тиеш.

Җәмәгать эшлеклесе, театр режиссеры, педагог, язучы Рабит Батулла:

«Идегәй» дастанында тарихи шәхесләр хәрәкәт итә – Туктамыш хан, Идегәй һәм башкалар. Менә шушылар арасында дастанның үзендә бер шәхес хәрәкәт итә, ул – Субратай, Субра атай, Субра җыраучы яки фольклорчы дип атасак та була, тарихчы дип тә атарга була аны. Ул утызлап татар ханы янында киңәшче булып торган, ягъни ул тарихи шәхесләр белән, мин санап киткән тарихи шәхесләр белән турыдан-туры таныш булган дигән сүз. Субраның үзенең дә сүзе буенча, ул кайбер татар ханнарына, Алтын Урда ханнарына холыкнамәләренә кагылышлы әйберләр турында сөйли. Мин шуннан соң уйладым, бу бит тарихи шәхес булырга тиеш. Мәсәлән, Идегәйнең 1352 елда туганлыгы, 1419 елда һәлак булганы, Туктамыш ханның да 1419 елда һәлак булганы мәгълүм, Кадыйрбирде – аның угылы, һәм болар барысы да – конкрет шәхесләр. Ә алар арасында Субра атай бик зур урын били, алар турында мәгълүматлар тапшыра, хәтта, Туктамыш ханның чакыруы буенча, ул үзенең тәхете янындагы шикле кешенең серен ачтыра, Субратай аның серен ачтыра, бу – Идегәй булып чыга. Ягъни, Кобогыл дигән исем астында ул, шымчы булып, Туктамышка каршы эш йөрткән, дип уйларга кирәктер. Ә бу вакытта Субратайга 195 яшь. Шушы сер ачылганнан соң, Кобогыл исемле Идегәй Аксак Тимер ягына, ягъни, Туктамышның дошманы ягына качып китә. Менә нинди катлаулы, кызык шәхесләр болар.

Бу кеше «Идегәй» дигән дастанны үзе чыгармады микән, дип уйлыйм. Ул тел остасы, тарих остасы булган, ул шәхесләрне беләбез. Бу бит – пьеса. Без кайчагында «беренче пьеса кайчан язылган» дип әйтәбез дә, «1887 елны язылган фәлән-төгән» дип сөйләшәбез, бу бит якында гына, капшап карап була моны. Минемчә, беренче пьеса ул – «Идегәй». «Идегәй» ул монологлардан, диалоглардан һәм комментарийлардан тора. Пьеса бит ул, димәк, моны биеп була, уйнап була, җырлап була. Димәк, бу кайчандыр уйналган.

1510 елны Мөхәммәтәмин ханга Себер ханлыгыннан бик күп кенә артистлар, барабанчылар, җырчылар-биючеләр килә, 3 меңләп кеше, гаиләләре белән килә алар. Һәм шушы кыллы оркестрның җитәкчесе Голәм Шагыйди дигән шәхес була. Бу турыда Нәкый Исәнбәт язып калдырган, Шакир Шамилев язып калдырган һәм Бөек Могол дәүләтенең падишаһы Бабур солтан язып калдырган. Менә шундый ханнар арасында артистлар алмашу булган, димәк.

Кешедә шик уянырга мөмкин: ничек 195 яшьлек вәзир? 195кә хәтле генә түгел, 200-250 яшьлекләр да бар Кавказда. Японнар озак яши балык ите ашаганга, бөтенесе 90нан узып бара. Мондый хәлләр бар. Безнең пәйгамбәрләребез дә 800 ел яшәгән, 400 ел яшәгәннәр, димәк, бу – фактта бар, дигән сүз.

Минем фаразым: моны фәнни ачыш дип атау да шактый четерекле әйбер, бу, бәлки, уйланудыр, һәм бу – фараздыр, гомандыр, булуы мөмкин эш бу. Тарихыбызның ачыклап бетерелмәгән яклары да бар, димәк, 1419 елларда аңа 195 яшь булгач, аның туган елын билгеләп була, 1225 ел, бүген 2025 ел, димәк аңа 800 яшь булыр иде, ул исән булса. Чөнки Сарайның интригалары, фетнәләре турында үзе күргән кеше генә шулай яза ала. Буыннан-буынга күчеп килгән инде ул, дастан дип атала, бәлки, ул аны халык арасында үзе җырлап йөргәндер. Һәрбер ханлыкның сараенда булган музыкантлар, театр әһелләре, бәлки Сак-Сок белән бергә уйнаганнардыр, Йосыф – Зөләйханың сакланган музыкасы бар, бәлки, аны җырлаганнардыр. Булуы бик мөмкин. Шуңа күрә мин радио, телевидение, матбугат әһелләренә мөрәҗәгать итәм, мин кузгаткан бу мәсьәләне галимнәр җентекләп тикшерсен иде. Минем фаразга нигез бармы, юкмы? Минемчә – бар.

Без бу әйберне читләтеп узарга тиеш түгел. Мәсәлән, Субра картның портретларын ясарга мөмкин, рәссамнар фантазиясе белән. Яки Туктамыш ханның, Идегәйнең портретларын, Идегәйне, тәфсилләп, мәктәпләрдә, институтларда өйрәтергә кирәк һәм бу теманы калкытырга кирәк. Укучы балаларга «Син Субра картны ничек күз алдына китерәсең?» дигән сорау бирергә, рәсемнәрен ясатып күргәзмәләрен куеп, бик кызык булыр иде. Балалар бакчасыннан алып, мәктәпләрдә, институтларда Идегәй өйрәнелергә тиеш. Җыраучы Субра атайның монда өлеше бик зур.

Мин дастанның авторы Субра атай дип уйлыйм.

«Миллиард.Татар» басмасының баш мөхәррире Арслан Минвәлиев «Идегәй» дастаны буенча аудиокитап төзү процессы турында:

«Идегәй» дастанын яздырганда, безгә кайбер кешеләр «нинди шәп идея, нишләп безнең башыбызга килмәде» дип әйтте. Бу әсәрне яздыру безгә насыйп булды.

Бу әсәрне яздырган өчен, безнең «Миллиард.Татар» редакциясенә, «Китап» радиосы егетләренә һәм дастанны укуда катнашкан бөтен дусларыбызга рәхмәт әйтәсем килә.

Бу проектта татар зыялыларының күпчелеге катнашты. «Казан утлары»ннан сөйләүчеләр булды, «Безнең мирас»тан булды, ике фәнни институт – ИЯЛИ, Тарих институтыннан кешеләр булды, алар да, шатлана-шатлана, бу эпосны яздырды.

Ни өчен мөһим? «Идегәй» дастаны ул иң башта татарның дала культурасына кагылышын күрсәтә. Бу китапны укыганда, татар халкының язмышында дала культурасы никадәр зур роль уйнаганны аңлыйсың. Әлбәттә, вакыт үтү белән, даладан бары тик казылык калды, ләкин бу дастанны укыганда, әлеге бай тарихны үзебез өчен яңадан ачабыз.

Аллаһ боерса, бу китапны бөтен интернет-мәйданчыкларда чыгарып, кешеләр яңадан бу дастанны да, дала культурасын да ачачак дип өметләнәбез.

Барыгызга да рәхмәт.

Шагыйрь Фәнил Гыйләҗев:

«Идегәй» эпосы – бик киң полотно, зур әсәр. Ул татарлар өчен генә түгел, күп кенә төрки халыклар өчен дә үз әсәр булып исәпләнелә. Аның төрле вариацияләре бар, аны «җыелма халык авыз иҗаты» дип әйтергә була.

Анда нигездә Алтын Урданың нәрсә өчен, нинди сәбәпләр аркасында таркалуы, таркалу процессы гәүдәләндерелә, патшалар һәм аларның кул астында эшләүчеләр, аларның үзара мөнәсәбәтләре, янәшә илләр белән сәясәт мөнәсәбәтләре, аталар һәм уллар проблемасы – һәммәсе шушы эпос эченә алынган һәм яктыртылган. Үзара эчке дошманлык, эчке конфликтларның ни сәбәпле барлыкка килүе, аларның үстерелеше – һәммәсен күрергә була, анализларга һәм нәтиҗә чыгарырга була. Ә болай ул тарихи да, мәдәни дә, безнең милли код сыман символикага ия эпос дип әйтер идем.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар